Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Актанышта «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясе узды

1944 елның 27 гыйнварында Россия тарихында иң истәлекле даталарның берсе —Бөек Ватан сугышы чорында Совет гаскәрләренең Ленинград блокадасын тулысынча өзүе. Гитлер җир йөзеннән юкка чыгарырга омтылган шәһәр, даими атышлар һәм шартлауларны кичеп, 900 көн һәм төн диярлек фашизмга каршы тора. Бүген әлеге уңайдан «Яшьлек» яшьләр үзәге һәм «ФОРПОСТ» оешмасы Бөтенроссия «Блокада икмәге» акциясенә кушылып Актанышның Универсам кибете янында чара оештырдылар.

«Блокада ипие» акциясенә технология техникумы һәм «Ромашка» балалар бакчасына йөрүчеләр дә килгән иде. 

Чараны оештыручылар Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинградта исән калу символына әверелгән Блокада икмәге турында сөйләделәр. 

Каты блокада шартларында, шәһәр ут астында булганда һәм халык коточкыч ачлыктан интеккәндә, халык икмәк әзерләү өчен мөмкин булган барлык чараларны кулланган. Блокада икмәге составына он, төрле сыгынтылар- жмых, хәтта пычкы чүбе кебек өстәмәләр кушып пешерелә. Шушы икмәк алтыннан да кыйммәт йөри,  карточка буенча гына  бирелә. 

Студентлар һәм балаларга блокада ипиенә багышланган сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим ителде, блокада ипиен ашап,  тәмләп карадылар.

Автор фотолары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев