25 июнь 2014 яңалыклары
-
Ак юл сезгә, балалар!
24 июнь көнне чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгергәнлек турында аттестатлар алдылар. Кичен исә район хакимияте бинасы яны аларның шат авазларына күмелде. Биредә районның XI сыйныфны тәмамлаган барлык укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылары, мәктәп директорлары, барысы бергә, чыгарылыш кичәсенә җыйналды. Елдан-ел катлаулана, таләпләре арта барган бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып бетергәч, укучылар да,...
-
Хөрмәтле абунәчеләребез!
2014 елның икенче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугат чараларына язылу төгәлләнергә санаулы гына көннәр калып бара. Көзге караңгы, кышкы озын кичләрдә вакытыгызны ничек үткәрергә белми тилмергәндә, газета битләрен актарып, район, республика яңалыклары белән танышу үзе ни тора. Шуның өчен әле "Актаныш таңнары" газетасына язылырга өлгермәгән булсагыз, тиз арада хат ташучыларыгызга, почта...
-
Актанышта интернет-кибет ачылды
Интернет челтәре барлыкка килгәннән бирле кешелек дөньясы шактый үзгәрешләр кичерде. Хәзер ансыз дөньясы да туктап калган сыман. Төп яңалыкларны, һава шартларын шуннан белешеп торабыз, нинди генә сорау булмасын - җавапсыз калдырмый. Кайберәүләр өчен якын дус, киңәшче дип әйтсәм дә арттыру булмас. Бер 10-15 ел элек "Интернет-кибеттән товарга заказ бирдем, озакламый...
-
Мөнир Халиков гражданнарны кабул итә
27 июнь көнне 10-13 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков район авыл хуҗалыгы идарәсенең дәүләт күзәтчелеге бүлмәсендә гражданнарны кабул итә. Техниканы исәпкә кую, идарә итү таныклыгы буенча сораулары булган кешеләр мөрәҗәгать итә ала. Хәбәрләшү өчен телефон 3-13-16.
-
Кадермәт авылында сабантуй
28 июнь көнне 17 сәгатьтә Иске Кадермәт авылында кичке сабантуй үткәрелә. Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
Үзең укыган мәктәпкә булыш
Кайда гына яшәсәк тә, кем генә булып эшләсәк тә, без үзебезгә белем биргән укытучыларыбызга, мәктәбебезгә бурычлы. Еллар үткән саен мәктәп коридорлары, укыган сыйныф бүлмәсе, парталар сагындыра. Күңелебез белән генә булса да без шул елларга еш кайтып киләбез. Күңелле дә, моңсу да булып хәтер түренә уелган истәлекләрне барлыйбыз. Вакытлар узган саен...
-
“Солнечный“ һәм “Крыластый“ сәламәтләндерү лагерьларына 45 юллама бар
БалаларныҢ җәйге ялларын күңелле һәм мавыктыргыч итеп оештыруда район социаль яклау бүлегенә кайткан юлламалар ярдәм итә. Аз керемле һәм күп гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга Чаллы шәһәрендәге "Солнечный" һәм "Крыластый" сәламәтләндерү лагерьларына август аена 45 юллама бар. Ял итәргә теләге булган балаларның әти-әниләре 3-02-80 телефонына шалтырата яки Игелек үзәгенә Юбилей урамы, 45нче...
-
Ак халатлылар бәйрәме
Һәр елдагыча, быел да медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен табигать кочагында билгеләп үттеләр. 20 июнь көнне Сабантуй мәйданы аларның шат авазларына күмелде. Ел әйләнәсе халык сәламәтлеген кайгыртып яшәүчеләр, күпмедер вакытка онытылып бәйрәм иттеләр. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова да килгән...