25 гыйнвар 2025 яңалыклары
-
Миңнеханов «Туган ил - Россия көче» форумын Казанда югары дәрәҗәдә уздырырга кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Туган ил - Россия көче» форумының төбәк көнен Казанда югары дәрәҗәдә оештырырга кушты. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Актанышта Фәрит Әхмәдишин исемендәге чаңгы ярышы узды
Фәрит Әхмәдишин исемендәге чаңгы ярышы Актанышның иң күренекле спорт чараларының берсе. Быел әлеге бәйгедә район мәктәпләренең 1-11 сыйныф укучылары катнашты.
-
Иске Богады авыл җирлегенең 13 Герое
Иске Богады авыл җирлеге үзенең 13 герое — авылдашлары, әти-әниләре, укытучылары күз алдында үскән яшь егетләре һәм ирләре белән горурлана. Аларның күбесе хәтта үз гаиләләрен төзергә дә өлгермичә, яңадан Ватанны саклау өчен хәрби форма киделәр, илебез азатлыгы, киләчәге өченмахсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк ут эченә ыргылдылар.
-
Баш иябез сезнең алда: Иске Богадыда Ватанны саклаучылар елына багышланган чарада ил батырларын хөрмәтләделәр
2025 ел - Россия президенты фәрманы белән Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бүген әлеге уңайдан Иске Богады мәдәният йортында махсус хәрби операциядәге авылдашларыбыз хөрмәтенә зур тантаналы чара узды.
-
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты буенча мәдәният инфраструктурасына 300 млн сум бүленә
2024 елда «Мәдәният» илкүләм проекты «Гаилә» илкүләм проекты составына кертелде. 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырыла башлаган әлеге яңа проект 2030 елга кадәр дәвам итәчәк.
-
Бүген Югары Яхшыйдагы «Дәүҗия» мәчетендә мөселман кардәшләребез бик матур очрашуга җыелды
«Дәүҗия» мәчете ачылганга әле бик күп вакыт үтмәде. Шулай да Аллаһ йорты халкыбызга ислам динен дәгъватлауда һәм гыйлем орлыклары таратуда матур гына хезмәт куя.