Иске Богады авыл җирлегенең 13 Герое
Иске Богады авыл җирлеге үзенең 13 герое — авылдашлары, әти-әниләре, укытучылары күз алдында үскән яшь егетләре һәм ирләре белән горурлана. Аларның күбесе хәтта үз гаиләләрен төзергә дә өлгермичә, яңадан Ватанны саклау өчен хәрби форма киделәр, илебез азатлыгы, киләчәге өченмахсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк ут эченә ыргылдылар.
Кызганычка каршы, өч авылдашыбыз неонацизмга каршы көрәштә һәлак булды. Кайчандыр Бөек Ватан сугышы геройларын хөрмәтләгән укучылар бүген икенче бөтендөнья сугышында фашизмны җиңгән ата-бабаларыбызның язмышын кабатлый. Бу егетләр безнең күз алдында чын геройларга әйләнделәр, тынычлык һәм илебезнең якты киләчәге өчен көрәшүче сугышчылар булып җитлектеләр.
Шаян холыклы балалар да җитдиләнеп, чал чәчле өлкәннәр дә махсус хәрби операция батырлары алдында бертигез хөрмәт һәм дәрәҗә белән баш иябез. Барыбызның да бер теләге бар: "Туган авылыбызга исән-сау кайтыгыз! Без сезгә ышанабыз һәм сезнең изге җиребезне саклавыгыз белән горурланабыз!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев