24 июнь 2022 яңалыклары
-
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов "Челтәр компаниясе" ААҖ алдындагы казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде
Акционерлык җәмгыятнең иң зур бүләген Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Зарипов Ленар Рафак улына Минзәлә шәһәрендә узган яңа бина ачу тантанасында "Челтәр компаниясе"нең генераль директоры Илшат Фәрдиев тапшырды.
-
"XXI гасыр кулибиннары" яшь уйлап табучылар олимпиадасында Балалар иҗат үзәгенең "Техник иҗат" юнәлешендә шөгыльләнүчеләр II урынга лаек булды
Республика күләмендә үткәрелгән "XXI гасыр кулибиннары" яшь уйлап табучылар олимпиадасында Балалар иҗат үзәгенең "Техник иҗат" юнәлешендә шөгыльләнүче укучылар Данияз Хөснуллин һәм Айгиз Фазаелов 2 нче урын алдылар.
-
"Бүләк" ял аланы Россиянең 20 төбәгеннән яшь милләттәшләребезне кабул итте
Бүген "Бүләк" ял аланы икенче агымга укучылар кабул итте.
-
Район медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасыннан безнең фоторепортаж
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан районыбызның медицина хезмәткәрләрен котладылар.
-
Иске Байсар мәктәбе һәм технология техникумы укытучылары "Татнефть" грантын оттылар
Бүген, 24 нче июнь көнне Әлмәт шәһәренең "Әлмәт" җәмәгать үзәгендә ПАО "Татнефть" гранты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.
-
“Ак чәчәкләр” бәйгесенең “Һөнәргә тугрылык” номинациясендә җиңүче Фәнзилә Сираеваны хезмәттәшләре аягүрә басып алкышлады
Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният сараенда узган медицина хезмәткәрләрен котлау тантанасында районкүләм "Ак чәчәкләр" бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде.
-
Бүген районыбызның медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
Һәр елны июнь аеның өченче якшәмбесендә илебездә медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
-
Урып-жыюны районыбыз игенчеләре 88 комбайн белән башкарып чыгачак
Терлек азыгы әзерләү белән беррәттән хуҗалыклар алдында тагын бер мөһим бурыч тора- урып-җыю чорына мөмкин кадәр ныклы хәстәрлек белән керү таләп ителә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча җитәкче-белгечләре 22-23 июнь көннәрендә хуҗалыкларның техникаларын барлап, механизаторлар белән тәэмин ителешен тикшереп чыкты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге җитәкчесе Рушан Мөхәммәдиев бүгенге брифингта комиссия фикере белән журналистларны да таныштырды.
-
Терлек азыгы әзерләүне тизләтергә- хуҗалыклар алдына шундый бурыч куелды
Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсендә терлек азыгы әзерләү мәсьәләләренә багышланган брифинг узды. Брифингта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев, дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Илдус Хәкимов, идарәнең механикалаштыру бүлеге башлыгы Рушан Мөхәммәдиев катнашты.
-
“Актаныш таңнары” газетасының 24 июнь саны дөнья күрде
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбызны искә алу буыннан-буынга күчеп бара. Беренче-икенче битләрдәге язмаларда да шушы рух саклана.
-
Май ае күрсәткечләре буенча терлекчелектә "Чишмә" хуҗалыгы алдынгылыкны яулады
Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкче- белгечләре район хуҗалыкларының май аендагы терлекчелек өлкәсенә анализ ясады. Шулай ук ел башыннан һәм узган ел белән чагыштырып нәтиҗәләр бәяләнде.
-
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ: Көн кадагында- терлек азыгы әзерләү
Аяз, кояшлы көннәрне авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тын-сулышлары белән көтеп ала. Вакыты шундый- каерылып үскән печәннәрне тизрәк җыеп алырга, терлек азыгы базларын сыйфатлы сенаж белән тәэмин итәргә кирәк.