Май ае күрсәткечләре буенча терлекчелектә "Чишмә" хуҗалыгы алдынгылыкны яулады
Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкче- белгечләре район хуҗалыкларының май аендагы терлекчелек өлкәсенә анализ ясады. Шулай ук ел башыннан һәм узган ел белән чагыштырып нәтиҗәләр бәяләнде.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев терлек баш саннарын арттырган яки киметкән, ит һәм сөт җитештерүдә уңышларга ирешкән һәм артта баручы хуҗалыклар эшчәнлеге турында сөйләде.
Идарәнең икътисад бүлеге башлыгы Дилүс Мөхәммәтдинов терлекчелек продукциясе җитештерүдән кергән акча кереме турында аңлатты.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе баш зоотехнигы Айрат Мөхәммәтдинов
, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов
чыгыш ясап терлекчелектәге таләпләр, яңалыклар белән уртаклаштылар.
Май ае күрсәткечләре буенча "Чишмә" хуҗалыгы алдынгылыкны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев