14 март 2012 яңалыклары
-
“Әйләнә-тирәне саклыйк!“
Табигать һәм кеше. Алар арасындагы бәйләнешне сүзләр белән әйтеп, каләм белән язып бетерерлек түгел. Бу - мәңгелек тема. Табигатькә, тирә-юньгә карашны үзгәртү, аны сакларга өндәү буенча 23 февраль көнне Тат.Ямалы мәдәният йортында "Әйләнә-тирәне саклыйк!" дигән экологик кичә оештырылды. Әйләнә-тирә мохитне пычратмау, табигый байлыкларыбызны саклау, киләчәк буынга аның матурлыгын бүләк итү,...
-
Торак төзелеше игътибар үзәгендә
ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсе республикада торак төзелеше һәм торакны сафка бастыру мәсьәләләренә багышланды. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, 10 мартка Татарстанда социаль ипотека буенча 1774 фатирга исәпләнгән 38 торак йорт сафка бастырылган. Февраль аена планлаштырылган дүрт йортның барысы...
-
“Ташбака“ бу юлы ял итә
Терлекчелек тармагының ел башыннан алып узган 2 айның да нәтиҗәләренә багышланган сөйләшү Нур Баян исемендәге хуҗалыкта узды. Терлекчелектә генә түгел, гомумән һәр өлкәдә яңарыш белән яшәүче җирлек, шөкер, кунаклардан өзелми. Районның бар хуҗалыкларыннан да бирегә җыйналган җитәкче-белгечләр, гадәттәгечә, тармакка күзәтү ясадылар. Көн кадагында-малларга дөрес тәрбия бирү, продукция җитештерүне арттыру һәм...
-
“Нәүрүз гүзәле“ бәйгесе
Арабызда яшәүче милли рухлы, чибәр, сөйкемле, бай күңелле кызларны халыкка таныту, милли гореф-гадәтләрне саклап калу максатыннан оештырылган әлеге бәйгедә 13-20 яшьлек кызлар катнаша ала. Кызларның чыгышларын бәяләгәндә тышкы һәм эчке матурлыкка, җыр һәм биюгә осталыкка, зирәклек һәм эрудициягә, модага, кием-салымга мөнәсәбәтенә, ягъни зәвыклылыгына һәм кыюлыгына игътибар ителә. Бәйгедә катнашу өчен...
-
Сорауларыгыз булса...
ТР буенча Тикшерү Комитеты тикшерү идарәсенең Тукай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Роман Валерьевич Шипков һәр атнаның чәршәмбе көнендә район прокуратурасы бинасында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Россия Тикшерү комитеты тикшерүчеләре эшчәнлегенә кагылышлы сораулар буенча гражданнар кабул итүе үткәрә. Белешмәләр өчен телефон: (8-8552) 47-06-35.