4 ноябрь 2021 яңалыклары
-
КОТЛЫЙБЫЗ: ВЕНЕРА ХАТЫЙП кызы ӘХМӘТОВАның 4 ноябрьдә гомер бәйрәме, 80 яшьлек юбилее
Безнең өчен иң кадерле булган, Актанышта гомер итүче, хөрмәтле әниебез ВЕНЕРА ХАТЫЙП кызы ӘХМӘТОВАның 4 ноябрьдә гомер бәйрәме, 80 яшьлек юбилее.
-
Актаныш ярминкәсендә иң очсыз сыер ите- 340, иң кыйммәте- 380 сум
Көзге эшләр тәмамлангач, көннәр суыткач, авыл халкы сугым эшенә ныклап керешә. Бүгенге ярминкәдә дә иң күп тәкъдим ителгәне- сыер ите иде.
-
Авыл хуҗалыгы ярминкәсе барышы белән район башлыгы Энгель Фәттахов танышты
Актанышта бәйрәм көн уңаеннан оештырылган ярминкә барышын үзенең урынбасарлары, ярдәмчеләре белән район башлыгы Энгель Фәттахов карап чыкты.
-
Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә печән, салам һәм бакча ашламасы да бар
Бүген 4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көнендә Актанышта авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза.
-
АКТАНЫШТА ЯРМИНКӘ ГӨРЛИ: Бодай һәм арпа 16 сум, солы 14 сум
Бүген 4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көнендә Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында авыл хуҗалыгы товарлары сату ярминкәләре уза. Актанышта авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать товарлары ярминкәсе гөрли.
-
Хөрмәтле актанышлылар! 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне белән!
Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Иң мөһиме - кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.
-
Ковид бүлегендә эшләүче табибның машинасына атканнар
Асбест шәһәрендә билгесез кеше 1нче хастаханәнең ковид бүлегендә эшләүче табиб-реаниматологның машинасына коралдан аткан.