АКТАНЫШТА ЯРМИНКӘ ГӨРЛИ: Бодай һәм арпа 16 сум, солы 14 сум
Бүген 4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көнендә Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында авыл хуҗалыгы товарлары сату ярминкәләре уза. Актанышта авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать товарлары ярминкәсе гөрли.
Актаныш районының ярминкәләр уздыруда күпьеллык уңай тәҗрибәсе бар. Халык ихтыяҗын алдан ук өйрәнелә, кирәкле товарлар тәкъдим итәрдәй авыл хуҗалыгы берләшмәләренә, фермерларга, шәхси эшмәкәрләргә, сәүдә оешмаларына ярминкә турында хәбәр ителә.
Бүген иртәнге 7.00 сәгатьтә үк хәрби комиссариат янындагы автомобильләр стоянкасында бодай, арпа, солы һәм башка бөртеклеләрне сату оештырылды. Ярминкәдә район хуҗалыкларыннан йөк машиналарына төяп үзләрендә игелгән икмәк килде. Бөртеклеләр капчыкларга пөхтәләп салынган, сатып алучыларга алып китәргә җайлап тутырылган. Район җитәкчелеге тарафыннан ярминкәдә икмәк бәяләрен килограммын 16 сумнан да арттырмау бурычы куелган иде. Җитештерүчеләр бу кысалардан чыкмыйча сату итте.
“Саф” хуҗалыгыннан килгән Ралиф Гыйльмуллин үзе төяүче, үзе шофер, үзе сатучы да.
- Бүгенге ярминкәдә бодай һәм арпаны 16, солыны 14 сумнан саттык. Тиз арада алып киттеләр, берничә генә капчык калды,-ди.
Сатып алучылар исә әлеге бәяләрне кыйммәт дип саный. Былтыр ике тапкыр очсызга алган идек, хезмәт хаклары шул ук калды бит, икмәк сатып алып мал тоту безгә авырга туры килә, дип, фикерләре белән уртаклашты авыл халкы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев