Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Янгын сагы хезмәткәрләре Уразай һәм Такталачык авылы халкы белән профилактик әңгәмә үткәрде

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән агымдагы елның 17 апрелдән 10 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим чоры кертелде. Бу чорда үлән, чүп яндыру, учак ягу катгый тыела. Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитов белән 103 янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Илдар Мортазин районыбызда куркыныч хәлләргә юл куймау, халыкны янгынга каршы кертелгән режим турында хәбәрдар итү максатыннан профилактик рейдка чыкты. - янгын сагы хезмәткәрләрен

                  Районыбызда булган фаҗигале хәлләр беркемне  дә битараф калдырмады. Бер бөртек шырпы  аркасында татар Ямалысы авылында урамы белән 5 йорт янды. Күп тә үтми Пучыда да утның ялмавыз телләре хуҗасыз йортны көлгә әйләндерде. Битарафлык, ахырын уйлап бетермәү аркасында әле тегендә, әле монда пожар очраклары турында ишетелеп кенә тора. 

                Илгиз Рәшитов һәм Илдар  профилактик рейдны Уразай авылыннан башлады.

МЧС хезмәткәрләрен җирлек башлыгы Гүзәлия Шәймәрданова каршы алды. Янгын сүндерүчеләр авыл халкына хәвефсезлек кагыйдәләрен, таләпләрне аңлаттылар, памяткалар тараттылар.

Шулай ук Такталачык авыл җирлегендә өлкән яшьтәге абый-апалар һәм мәктәп укучылары белән әңгәмә үткәрелде. 

            Актаныш районының һәрбер авыл җирлегендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан профилактик төркемнәр барлыкка килде. Профилактика төркемнәре җирлекләрдә даими рейдлар оештыра. Аларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган гражданнарга карата административ беркетмәләр төзү хокукы бирелде.

         Янгынга каршы махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штраф суммалары ике тапкырга артты. 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр билгеләнде.

          Хөрмәтле райондашлар! Көннәр коры тора, әле якын-тирәдә яңгырлар көтелми. шуңа күрә һәркемнән уяулык сорала. Бакчаларда чүпләр яндырмагыз, ихаталарда учаклар якмагыз. Әгәр пожар очракларын күрсәгез кичекмәстән 01, 101, 112 номерларына шалтыратыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев