Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Сезнең улларыгыз батырлык үрнәге!

Казанда 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап оештырылган республикакүләм бәйрәмдә илебез киләчәге өчен махсус хәрби операциядә көрәшүче батырларның әниәренә аеруча зур игътибар бирелде. Яңа төзелгән Галиәсгар Камал исемендәге академия театрында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу, зур концерт программасы тәкъдим ителде. Казанга килүгә үк бәйрәм кунакларын «Корстон» күңел ачу комплексында иртәнге, ә зур концерт программасыннан соң төшке аш белән сыйладылар. Актаныш делегациясендәге геройлар тәрбияләп үстергән дүрт ана- Чалманарат авылында яшәүче Ләйсән Мөхәммәтова, Актаныштан Фәнә Мөхәммәтова, Надилә Шәңгәрәева, Илина Арсланова кебек әниләргә Рөстәм Миңнеханов «Сезнең улларыгыз батырлык үрнәге! Аларның геройлыгын без һәрвакыт хәтердә тотарбыз!», дип мөрәҗәгать итте.

Бәйрәм концерты искиткеч эчтәлекле, әниләрне, апаларны зурлап, барлык хатын-кызларның күңеленә үтәрлек итеп оештырылган иде. Бик күпләрнең якты, назлы теләкләрдән, мәгънәле җырлардан күңелләре тулды, кичерешләр эчкә генә сыя алмыйча, күз яшьләре булып акты. 

Кадерле улын махсус хәрби операциядә югалткан Ләйсән Мөхәммәтова барлык кунаклар кебек үк әлеге бәйрәмгә чакырып хөрмәтләгәннәре өчен олы рәхмәтләрен белдерде. Ләйсән Рөстәм кызы дүрт бала әнисе булса да әле үзе кызларга биргесез. «Улым Шәүкәт махсус хәрби операциядә һәлак булгач, бер кара чәчем дә калмады, шуңа аксыл төскә буядым», ди ул югалту ачысы тулы күзләрен миңа төбәп.

Әйе, Ләйсән апага махсус хәрби операция, андагы солдатлар тормышы, сугышчыларга ярдәм итү волонтер кызы Гөлинә Иделбаева аша яхшы таныш була. Әмма өченче баласы- улы Шәүкәт Әминов контракт төзеп яу кырына китәр дип бөтенләй башына да китерми. 

Шәүкәтемнең кан басымы югары иде, шуңа армиягә дә бара алмады. Ә аның бик тә хәрби хезмәткә алынасы килде. Махсус хәрби операция барышы белән гел кызыксынып торды. Тыныч, басынкы, акыллы булды, сыйныфта иң нык тәртипле укучы, дип әйтәләр иде. Кечкенә чакта да берәр җиргә утыртып куйсаң, шунда тик кенә утырып тора торган бала булды. Мәктәптән соң Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы буенча, Чаллыда  коткаручы булырга укыды. Укуын тәмамлагач, авылга кайтты, хуҗалыкта эшләде. Өч егет- Алмаз Хуҗин, Рамил Галиуллин һәм минем улым Шәүкәт үзара сөйләшкәннәр дә контракт төзергә уйлаганнар. Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев әйтмәсә, белми дә кала идем. 

«Әни, без бармасак, кем барыр соң?» дип, минем өзгәдәнүемне туктатырга тырышты. 2023 елның 24 ноябрендә озаткан идек, озак та үтми улымнан хәбәр килү туктады. Ул вакытларның авырлыгын аңлатырга сүз таба алмыйм. 2024 елның 17 февралендә хәбәрсез югалган статусы бирелде. Гәүдәсен бары 18 июньдә генә туган якка алып кайтып җирли алдык, – дип улы турындагы истәлекләрне барлый Ләйсән Мөхәммәтова.


Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев