Махсус хәрби операциядә катнашучы Шәбез егете Руслан Гайсин I дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнде
Махсус хәрби операциядә катнашучы Актаныш егетләренең батырлыгы турында бер-бер артлы куанычлы хәбәрләр алабыз. шушы көннәрдә Актаныш районы Шәбез авылында туып-үскән Руслан Гайсин I дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Кыю һәм батыр якташыбыз Руслан Рәмзис улы Башкортостан Республикасының Алкино хәрби частенда солдат хезмәтен үтәгәндә хәрби тормышка чын-чынлап гашыйк була. Киләчәк тормышын да хәрби юл белән бәйли. Украинада неонацизмга һәм денацификациягә каршы көрәш башлануның беренче көннәреннән үк ут эчендә ул.
- Гайсин Руслан Рәмзис улы 1999 нчы елда Шәбез авылында туа.
- 2007- 2016 нчы елларда Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә укый.
- 2016-2019 елларда технология техникумында һөнәр ала.
- 2020 елда Ватаныбыз алдындагы изге бурычын үтәргә хәрби хезмәткә китә.
Руслан Гайсинга махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы өчен I дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале тапшырылды. Якташыбызның Ватанга тугрылыгы энесе Рубин өчен дә үрнәк. Бүген Рубин Гайсин Свердловск өлкәсе Елань хәрби частенда авыр танк полкында ил алдындагы изге бурычын үти, хәрби хезмәт юлы уза.
Улларының исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтуын «Наратлы» хуҗалыгында эшләүче әтиләре Рәмзис белән әниләре Фәридә өзелеп көтә. Шулай ук Русланның хәләр җефете Илсөярнең дә хисләре аеруча сагынычлы. Хәтерләсәгез, Руслан белән Илсөяр 2024 елның 14 февралендә- Гашыйклар көнендә кызыл туйларын уздырган иде.
I дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале иясе якташыбыз Руслан Гайсинны әлеге дәрәҗәле бүләкләүгә лаек булуы уңаеннан кайнар котлыйбыз. Якыннарыгызны сөендереп Актанышыбызга исән-сау Җиңү белән тизрәк әйләнеп кайтыгыз, кадерле батырларыбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев