Махсус хәрби операция батыры Әлфис Шәйхелмәрданов: Яңа елда егетләрнең барысы да туган якларга исән-сау кайтсыннар иде
Махсус хәрби операциядәге батырларның балалары өчен оештырылган Яңа ел кичәсендә башка чаралардан күпкә аерылып торды, нәни генә булсалар да бу кызлар-малайлар аерылу, көтү, сагыну хисләрен, кайберләре инде якын кешеләрен югалту ачысын бик иртә татыганнар. Шуңадырмы, нәкъ менә хәзерге мизгелнең, хәзерге минутларына кадерен белеп калырга тырышалар. Интервью бирергә оялып тормыйлар, кичәдәге алып баручыларның чакыруларына да уңай җавап биреп, уеннарда катнашалар.
Залдагыларның күпчелеге балалар, аларның әниләре, дәү әниләре иде. Арада берничә ир-егет тә бар. Алар арасында Әлфис Шәйхелмәрданов әллә каян үзенә җәлеп итә. Махсус хәрби операциядә яраланып икенче төркем инвалид булып туган ягыбызга әйләнеп кайткан Әлфис әле сугышчы киемен салырга өлгермәгән. Яңа ел кичәсенә ул хатыны Айгөл, уллары- 6 яшьлек Ислам, 5 яшьлек Бәхтияр белән килгәннәр иде.
-Бик матур чыршы бәйрәме, балаларга нык ошый. Кечкенә булсалар да, тамашаны аңлап карыйлар. Кыш бабайдан төрле уенчыклар сорап хат яздылар, могҗизага ышана торган яшьтә бит әле алар. Барлык балаларның да теләкләре чынга ашсын! Яңа елда егетләрнең барысы да туган якларга исән-сау кайтсыннар, балалар әти ышыгында, әти терәген тоеп үссеннәр!-ди Әлфис.
Әлфис белән беркадәр сөйләшкәч, мин аны гаиләсе белән фотога төшәргә фойега чакырдым. Әлфисебез ике дә уйламый кечкенә улын күтәреп алды, олы улын җитәкләп хатыны Айгөл белән миңа иярде. Шунда гына Әлфиснең сул аягының протезлы икәне исемә төште. Әйе, якташыбыз махсус хәрби операциянең иң дәһшәтле ноктасында көрәшеп сәламәтлеген югалткан геройларның берсе. Шуңа да карамастан, яшәүгә, тормышка мәхәббәтен югалтмаган, киресенчә, тагы да ныграк һәр мизгелнең кадерен белеп гомер итү сыйфатын үзләштергән ул хәзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев