Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Илләр белән ирләр сыналганда

2022 елдан бирле дәвам итүче махсус хәрби операциягә өлешчә мобилизация кысаларында Актаныш районыннан 106 кеше мобилизацияләнде, 145 райондашыбыз контракт төзеде. Илебезнең тынычлыгы, киләчәге өчен көрәшүчеләр арасында Колын авылы егете Илмас Гыйлаҗев белән Такталачыктан Динар Нәбиев та бар. Махсус хәрби операция батырлары икесе дә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы Ватанны саклаучылар тантанасында хөрмәтләнделәр.

Бөтен Татарстаннан җыелган хәрбиләр арасында махсус  хәрби операция батырлары әллә каян аерылып тора- үзләре яшьләр, матурлар, әмма күзләре инде күпне күргән агайларныкы кебек җитди, уйчан. Утлы мизгелләр, янәшәдә генә Ватаныбызның тыныч тормышы өчен бергә дошманга каршы көрәшкән сугышчан дусларын югалту аларның йөрәген телгәләп үз эзен калдырган.   

Такталачык егете Динар Нәбиев 2019 елда армия сафларына киткәндә компьютер уеннарындагы кебек дрон атакасы астында калырмын дип башына да китерми. Әмма дошманнар миллионлаган россиялеләрнең язмышын кыл өстенә куярга талпынды, Россия халкының, иң элек гомумкешелек кыммәтләренә кизәнеп, европачыл яшәү рәвешен кертергә омтылды, аннан инде Ватаныбыз чикләрен җимереп ил байлыгына кул сузды. Менә шундый чакта илләр, ирләр сынала да инде. 


- Армиядә 10 ай хезмәт иткәннән соң контракт төзедем. Севастопольдә хезмәт итәргә уйладым, җылы яклар бит, кешеләр бирегә акчалар түләп ял итәргә килә, мин дә шушында хезмәт итим дип сайладым.

2022 елның 23 февралендә безне җыеп алдылар һәм ил чигенә алып килделәр, 24 февральдә инде без махсус хәрби операциягә кердек,- дип үзенең сугышчан юлы турында сөйли Динар.

Якташыбыз контрактны ике елга төзи. Контракт вакыты тәмамланырга ярты ел калгач, махсус  хәрби операция башланачагын хәбәр итәләр.  Январь аенда солдатлар махсус  хәрби операциягә кертәчәкләрен инде аңлыйлар. Әмма бу кадәр канкойгыч, куркыныч, моңарчы күрелмәгән дроннар һөҗүменә дучар булачакларын күз алдына да китермиләр.

2022 елның 10 августында, контрактның вакыты чыгу сәбәпле, мине чыгардылар. Андагы халык нәкъ бездәге кебек, шул ук гаиләләр, әти-әниләр, балалар. Үзебез белән чагыштырам да, бездәге тыныч тормышка күз генә тимәсен. Андагы мәхшәрне минем беркайда да, хәтта кинода да күргәнем юк иде. 

Патриотизм хисләрен балаларда яшьтән үк тәрбияләргә кирәк, үз туган илеңдә тынычлыкны саклау, авылыңны, әти-әниеңне, өйдәгеләрне яклау һәр ир-егетнең изге бурычы,- ди Динар 

Ватаныбызны һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклап хәрби операция барышында батырлык күрсәткән Колын егете Илмас Гыйлаҗев «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән якташыбыз.

Илмас Раушан улы  2016-2017 елларда Алтай өлкәсендә хәрби бурычын үти. 2022 елда махсус  хәрби операциягә өлешчә мобилизациянең беренче дулкынында ук солдат итеген киеп, кулына корал ала. Луганск, Донецкида илебез мәнфәгатьләрен яклап сугышка керә.

- Хатыным Айсылу белән ике бала- Амалия һәм Илһамны үстереп матур гына яшәп ятканда, мобилизацияләндем. Дошманнарга каршы бару җиңелләрдән булмады инде, дусларымны югалттым, үзем дә каты яраландым, ампутация ясадылар. Хәрби травма алу сәбәпле, комиссияләндем,- ди сәламәтлеген югалткан Илмас.

Илмас Гыйлаҗевны туган ягыбызда бик хөрмәт итәләр, үзе яшәгән Чаллыда укучылар белән очрашуларга мәктәпләргә чакыралар, туган авылына кунакка кайткач, авылда да күрешүләр оештыралар. Сүзгә бик саран булып чыкты Илмас, «Минем күргәннәремне сөйлисем генә түгел, искә төшерәсем дә килми. Иң мөһиме – илебездә тынычлык, иминлек булсын,  махсус  хәрби операцияләр тәмамланып, егетләребез Җиңү белән туган ягыбызга кайтсын!», дип елмаеп әңгәмәбезне тәмамлады ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев