Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Богады авылы халкы махсус хәрби операциядәге сугышчының гаиләсенә ярдәм итте

Иске Богады авыл җирлегеннән махсус хәрби операциядә 13 егетебез илебезнең киләчәге өчен неонацизмга каршы көрәшә. Ни кызганыч, аларның өчесе яу кырында батырларча һәлак булдылар. Яраланучылар да бар. Шуларның берсе- Данис Солтанов бүгенге көндә Санкт Петербург шәһәрендә дәвалана. Авыл халкы бу минутларда Данисның якыннарына, гаиләсенә ныклы терәк булырга тырыша.

Данис Солтанов авыл халкының күз алдында үсеп буйга җиткән батыр егетләрнең берсе. Данис Динис улының биографиясе белән Иске Богады мәдәният йортында ясалган «Илнең хакын ир даулар» стендында да танышырга була. Данис, махсус хәрби операция батырлары белән бергә клубка килүчеләрне каршылап сәламли.

  • Данис Солтанов 1993 елның 9 августында Яңа Богады авылында туа.
  • 2000-2009 нчы елларда Богады урта мәктәбендә укый. Актаныш һөнәри техник училищесында белем ала. 
  • 2012 елда Екатеринбург шәһәрендә һава көчләре гаскәрендә хезмәт итә. 
  • 2013 елда армиядән кайткач, туган авылында яшәи. Яңа Әлем авылында тәрәзә ясау остасы булып эшли. 
  • 2022 елның 29 сентябрендә, илдә мобилизация башлангач, беренче чакырылышта ук махсус хәрби операциягә китә. 2023 елда яраланып Самара госпиталендә дәвалана.

Яңа 2025 елга чыккач, Данисларның батальоны янә дошман утына эләгә. Сугышчан дуслары арасыннан берүзе исән кала ул. Әмма нык кына яралана, эчке органнары, кабыргалары, аякларына шактый зыян килә. Иң элек Белгород госпиталендә ята. Хәле авыр булгач, Мәскәүгә илтергә телиләр, әмма Санкт-Петербургка якын булганга, шушы шәһәр госпиталенә күчерәләр.

Данисның әнисе Филиза апа батыр сугышчы- улы өчен ут йота. «Данисым кечкенәдән үк хәрби тормышка гашыйк булып үсте. 18 яше тулгач, армиягә 31 декабрьдә китәргә тиеш иде. Хәрби комиссариатка барып, 25 декабрьдә үк җибәрүләренә иреште. Бик яратып хезмәт итте. СВО башлангач, бармый калу турында уйламады да. Тизрәк бу сугышлар бетеп, балаларыбыз исән-сау туган ягыбызга кайтсыннар иде», дип тели.

Авылдашлар ничек тә Солтановларның борчулы вакытында терәк булырга тырыша. Шушы көннәрдә генә Иске Богады җирлеге халкы бу атнада Актаныштан махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк гуманитар ярдәм өчен 120 мең сум акча җыеп, якташларыбызга кирәкле әйберләр тапшырган иделәр. Филиза апага аз булса да ярдәм булыр дип 10 мең сум акчалата булыштылар. Иске Богады авыл башкарма комитеты башлыгы Рания Әхмәтова Солтановларга авылдашларның, читтә яшәүче якташларның сәламнәрен, изге теләкләрен дә җиткерде. Рания Миркасыйм кызы Филиза апага нык булып, Данисның бу сынауларны исән-сау җиңеп чыгуын теләде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев