Безнең заман герое: Якташыбыз, МХО батыры Рөстәм Вәлиев, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде
Актаныш муниципаль район Советы сессиясендә тантаналы һәм күңелләрне тетрәндерерлек вакыйга булды. Махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган хөрмәтле якташыбыз Рөстәм Гафурҗан улы Вәлиев үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Орденны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Рөстәм Гафурҗан улының хатыны Асия Хәниф кызы Вәлиевага, шулай ук аларның балалары — кызы Алена һәм улы Айдарга тапшырды. Бу бүләк соңгы көнгә кадәр үз бурычына тугры калган Рөстәм Гафурҗановичның батырлыгы һәм фидакарьлеге алдында баш ию ул.
Рөстәм Вәлиев чын батырлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге буларак без-актанышлылар хәтерендә мәңгегә истә калачак. Аның батырлыгы — югалту ачысы белән бергә тыныч киләчәк өчен гомерен биргән якташыбыз өчен горурлык хисләре дә уятты.
Без Вәлиевләр гаиләсе белән бергә Рөстәмне сагынып кайгырабыз, аларга теләктәшлек һәм тирән хәсрәтләрен уртаклашу сүзләрен белдерәбез. Рөстәм Гафурҗан улы турындагы якты һәм җылы истәлекләр аны белгән һәм яраткан кешеләрнең йөрәкләрендә мәңге яшәсен.
Рөстәм Вәлиев турында без язган идек- «Хәрби батырлык өчен» медале иясе Рөстәм Вәлиев: Без бармасак, кем?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев