Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядә һәлак булган герой-якташыбызның “Батырлык ордены”н апасына тапшырды

Бүген Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда 8 Март- Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган зур бәйрәм тантанасы узды. Район башлыгы Ленар Зарипов гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлагач, аларга хөкүмәт бүләкләре тапшырды. Алар арасында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз Радик Солтановның апасы Лариса да бар иде.

Тантаналы чарада Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов хатын-кызларны 8 Март белән котлады һәм дәүләт бүләкләре белән хөрмәтләде.

Иң беренче булып сәхнәгә энесе Радик Солтановның “Батырлык ордены”н алырга Лариса Солтанова күтәрелде. Махсус хәрби операциядә һәлак булган Солтанов Радик Марат улы үлгәннән соң “Батырлык ордены” белән бүләкләнгән иде. Бүген район башлыгы Ленар Зарипов орденны аның апасы Лариса Марат кызына тапшырды.

Солтанов Радик Марат улы 1965 елның 26 июлендә Чиләбе шәһәрендә туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Североморск шәһәрендә Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Соңыннан радиозаводта, трактор заводында, Чиләбе шәһәренең цинк заводында эшли. 2013 елда әнисе белән Актаныш авылына күченеп киләләр. Төрле эшләрдә хезмәт куя. 2024 елның февраль аенда хәрби хезмәткә контракт төзеп Украинада барган махсус хәрби операциягә китә. Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.

Орденны тапшыру вакытында залдагы барлык тамашачы батырлык алдында баш иеп аягурә басты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев