Актанышның сәхнә йолдызлары мобилизацияләнгәннәргә ярдәм йөзеннән «Без бергә» хәйрия концерты оештырды
Бүген Актаныш районында «Без бергә» исемле хәйрия концерты уза.
Әлеге кичә өлешчә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән райондашларыбызга ярдәм йөзеннән волонтерларыбыз тарафыннан оештырылды.
Игелекле, һәрвакыт ярдәмгә ашыга торган кызларыбыз мобилизация башланганнан соң берләшеп барлык райондашларыбызны үзләре артыннан ияртте.
Бүгенге концертка исә җырлы-моңлы артистларыбыз бик теләп катнашкан- Рәзилә Галиева, Лилия Хөсәенова, Фәнис Яхин, Сирина Исламова кебек республикакүләм танылган йолдызларыбыз, халкыбыз күңелен яулаган башка артистларыбыз "Яшьлек" яшьләр үзәгендә иң матур җырларын башкарды.
Нәфис сүз, дәртле биюләрне дә яратып кабул итте тамашачы.
"Без бергә" концертын Татар Суыксуы авыл җирлегендә солдатларга җылы оеклар бәйләүче апаларыбыз башлап җибәрде.
Изге теләкләр теләп, җырлар башкарганда оста һөнәрчеләрнең кулындагы энәләргә күз дә иярми. Нәкъ шушы ак яулыклы апалар кебек үк районыбызның бик күп җирлекләрендә җылы носкилар бәйләү традициясе барлыкка килде.
Волонтер кызларыбыз аларның һәммәсенә рәхмәт хатлары белән күчтәнәч- чәкчәк тапшырды. Мобилизацияләнгән якташларыбызга район җитәкчелеге дә зур ярдәм күрсәтә. Волонтерлар район башлыгы Ленар Зариповка да олы рәхмәтләрен әйттеләр.
- Халкыбыз авыр вакытта һәрвакыт бергә булды. Хәзер дә шулай. Күңелләрне төшермик, егетләребез исән-сау кайтырлар. Иң мөһиме- гаиләләрендә иминлек булсын. Гаиләләрендә иминлек булса, күңелләре тыныч, кәефләре яхшы булса исән-сау кайтырлар,- диде Ленар Зарипов тамашачыларны сәламләп, хәйрия концертын оештыручыларга, катнашучы артистларга рәхмәтен белдерде.
Ленар Рафак улы 23 февраль, Ватанны саклаучылар көне алдыннан алдыннан якташларыбызга тагын бер йөк машинасы белән гуманитар ярдәм җибәреләчәген әйтте.
"Без бергә" хәйрия концертын караучылар артистларыбызга алкышларын жәлләмәде. Иң күп кул чабуларга "Бакчачы" кибете хуҗасы Дания Сәетзадина лаек булды. Дания апаның кызы Гөлинә волонтерлык эше белән шөгыльләнә башлагач, райондашларыбыз алып килгән ярдәм әйберләрен үз кибетенә җыярга рөхсәт бирә ул. Баштарак кызының бу шөгыленә сәерсенеп караса да, соңрак әлеге акциянең кешеләрне берләштерүен, виртуаль дөньядан бере-берләре белән аралашуга күчә баруын күрә:
- Илдәге авыр хәлләрдә халыкның күмәкләшеп, тырышып, үзеннән өлеш чыгаруы, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә ашыгуы, элеккечә сарык йоныннан оекбашлар бәйли башлау - барысы да безне чын тормышка кайтарды, -ди Дания апа.
Илүзә Әминова белән Рәмис Хәсәнов алып барган концертта күренекле сәхнә осталары белән бергә мәктәп укучылары үзләре язган шигырьләрен укыды, тыпырдап татар биюләрен башкарды. Тамашачылар якты, позитив чарада рәхәтләнеп ял итте, якыннарының исән-сау кайтачакларына ышанычлары артты- без- бергә, димәк, барысы да яхшы булачак.
Концерттан кергән акчаларның барысы да мобилизацияләнгән райондашларыбызга кирәк-яраклар алу өчен тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев