Актаныш

Актаныш районы

16+
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Иске Айманда «Без бергә» бригадасы хәйрия концертыннан 30 500 сум акча керде

«Без бергә» артистлары һәм волонтерлары Актаныш районы буенча концертларын дәвам итә. Кичә, 22 гыйнварда концерт труппасы Иске Айман авылында хәйрия тамашасы күрсәтте. Кечкенә генә авылда махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән оештырылган концерттан 30 500 сум акча керде.

"Без бергә" артистлары һәм волонтерлары Иске Айман халкына зур рәхмәтләрен җиткерә.

- Авыл клубы тамашачы белән шыгрым тулы иде. Һәр чыгышны олысы-кечесе бик яратып кабул итте, алкышларга күмде. Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән куелган концерттан 30 500 сум акча керде. 

Яңарак кына СВО зонасына Актаныштан гуманитар ярдәм җибәрелде, анда да Иске Айман авылы халкы бик булышты, 60 000  сум акча җыеп «Без бергә» фондына тапшырдылар. Район үзәгеннән ерак урнашкан авылга артистларыбызны алып барып, концерт тәмамланганын көтеп торган, исән-сау безне алып кайткан автобус шоферы Алмазга да зур рәхмәт! -  ди волонтер Фирдания Нуруллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев