Актанышның «Без бергә» гуманитар ярдәм фонды Россиянең Юстиция министрлыгында теркәлде
Махсус хәрби операция башланганнан соң беренчеләрдән булып сугышчыларыбызга ярдәм итүче «Без бергә» гуманитар ярдәм фонды 2025 елның 23 гыйнварында Россия Федерациясенең Юстиция министрлыгында рәсми рәвештә теркәлде, хәзер «Без бергә» коммерцияле булмаган оешма- НКО санала. Әлеге биеклек фондның мөмкинлекләрен тагы да киңәйтә.
«Без бергә» гуманитар ярдәм фонды СВОда катнашучы якташ сугышчыларга ярдәм итүдә мөһим звенога әверелде. Ә фондның коммерцияле булмаган оешма булып Россия Федерациясенең Юстиция министрлыгында рәсми рәвештә теркәлүе аның мөмкинлекләрен тагы да киңәйтә.
Инде рәсми оешмага беренче хәрби запрослар килә башлаган. «Без бергә - Без бергә» фонды җитәкчесе Лилия Гикрамина батальон командирлары соравы буенча 16 февральдә Актаныштан китәчәк гуманитар ярдәм белән дроннар җибәреләчәк. Бу дроннар алгы сызыктагы катлаулы вәзгыять шартларында дроннар аерым роль уйный, бу җайланмалар окопларда дошманнарга каршы көрәшүче егетләребезгә туп-туры азык-төлек, су, гигиена кирәк-яраклары илтә торган функциягә ия. Шунысы кызык, мондый дроннар җитештерү белән Чаллы шәһәрендә «Батыр» батальонында махсус хәрби операция зонасыннан кайткан егетләр шөгыльләнә.
Тагын бер әһәмиятле фактор- «Без бергә» гуманитар ярдәм фонды коммерцияле булмаган оешма буларак, төрле дәрәҗәдәге- Россия президенты, Татарстан Рәисе һәм башка төр Дәүләт грант конкурсларында катнашу хокукы алды. Лилия Гыйкрамина сүзләренә караганда, грантларны уңышлы оту оешманың финанс хәлен ныгытырга һәм аның эшчәнлек масштабларын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
Фондның инде үз бухгалтериясе бар, ә халыктан җыелган акчалар «Ак Барс» банкында туплана. Якын арада «Саклык банкы»нда һәм «Альфа-банк»та счетлар ачу планлаштырыла. Барлык операцияләр дә үтә күренмәле башкарыла: салымнар түләнә, ә акчалар командирларның, якташ сугышчыларның конкрет сорауларын үтәүгә, шул исәптән сугыш кирәк-яраклары, азык-төлек һәм башка кирәкле әйберләр әзерләүгә юнәлтелә.
"МЫ ВМЕСТЕ"- «БЕЗ БЕРГӘ» фондының реквизитлары
Расчетный счет:
40701810705970000006
ИНН:
1674011025
КПП:
167401001
Название Банка:
ПАО "АК БАРС" БАНК
БИК:
049205805
Кор. счет:
30101810000000000805
Номер карты 2200 5304 2056 8487
89600304102 Сбербанк Гикрамина Л. А
Хөрмәтле укучыбыз!
Сез дә махсус хәрби операциядәге сугышычыларыбызга ярдәм итүдән тайчынма, бу батырлар сезнең, безнең һәм илебездә яшәүче башка гражданнарның иминлеге, киләчәк тормышы өчен яу кырында соңгы тамчы канынача көрәшә. Хөрмәтлик, кадерлик без аларны!
Ләйсән Газизова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев