Актаныш

Актаныш районы

16+
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядәге якташларыбызның гаиләләре белән очрашты

Шушы көннәрдә генә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар йөк илтеп кайты. СВОдагы егетләрнең гаиләләре белән очрашуны да Ленар Рафак улы ерак Украинага сәфәре турында сөйләп башлады.

-Егетләребез барлык райондашларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Донецк, Донбасс, Горловка, Игнатьево, Авдеевка – егетләребез кайсы якларда барысын да йөреп чыктык. Тормышларын үзләренә яраклаштырып көйләгәннәр. Күбрәк төзелеш материаллары кирәк, диләр. Бердәнбер теләк- егетләр гуманитар ярдәмне каршы алсыннар иде. УАЗ автомобилен дә эчкә үк кертеп бирергә туры килде. Мөслим, Сарман районнары алып килгән гуманитар ярдәмне бер урынга гына бушата, егетләр шул урыннан алып китәләр. Бездән җибәрелгән техникалар төзек, ярдәм сыйфатлы булырга тиеш, -дип киләчәктә гуманитар йөк әзерләү буенча тәкъдимнәрен җиткерде Ленар Зарипов.

Очрашуга Актаныш районы башлыгы урынбасары, башкарма комитет җитәкчесе, аның барлык урынбасарлары, ведомствоара бүлек җитәкчеләре, «Без бергә» волонтерлары да чакырылган иде.

Шуңа күрә әтиләрне, әниләрне, туганнарны нинди сорау борчый, барысына да җавап алырга мөмкин булды. Егетләргә аерым техникалар сатып алып җибәрү, утын белән тәэмин итү, яралы солдатларны госпитальләргә дәваланырга урнаштыру һәм башка мөһим сорауларга шәхси якын килеп, проблемаларны хәл итү юллары табылды. 

Ленар Зарипов Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев белән киңәшләшеп махсус хәрби операциядән ялга кайткан солдатлар, аларның әти-әниләре, хатыны, баласы авырган вакытта ярдәм билгеләнүен әйтте, бу очракта авыру хастаханәгә мөрәҗәгать итә, аны шәфкать туташы табибка чиратсыз кертә, анализлар бирдерә, дәвалануын күзәтә.

Улы махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен саклаучы Айгөл ханым ут эченә кадәр УАЗ автомобиле китереп биргәннәре өчен районыбыз башлыгы Ленар Зариповка рәхмәтен әйтте. Шулай ук «Без бергә» волонтерларына, төрлечә булышучы райондашларга да аның рәхмәтләре чиксез. 

Тагын бер яңалык- Актаныш районының «Без бергә» фонды Алабугадагы салым инспекциясендә рәсми теркәлү узды. Тиздән фондның үз исәп-хисап счеты ачылачак. Бу хакта якын көннәрдә хәбәр итәчәкбез. 

Алдагы гуманитар йөкне Ватанны саклаучылар көне алдыннан, 16 февраль көнне озату планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев