"Актаныш-информ" өчен Ләйсән Газизова әзерләде автор яңалыклары
-
Районыбыз укучылары Халыкара олимпиадада җиңде
Татар теле һәм әдәбияты фәненнән Халыкара олимпиадада сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 8 класс укучысы Ильясова Энҗе призер, 9 класс укучысы Шакирова Лиана һәм 11 класс укучысы Гарифуллина Руфина - җиңүче, укытучылары Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы, Актаныш беренче мәктәбенең 11 класс укучысы Арсланова Энҗе -призер булды, укытучысы Солтанова Ирина Риф кызы.
-
Фирая Солтанова- Жданова Кубогына узган ярышларның җиңүчеләре билгеле
Бүген данлыклы якташыбыз, дөньякүләм җиңел атлетика чемпионы Фирая Жданова-Солтанова Кубогына мәктәп укучылары арасында эстафета булды.
-
Районыбыз укучылары якташыбыз, җиңел атлетика буенча дөнья чемпионы Фирая Жданова Кубогына йөгерешкә чыкты
Бүген районыбыз мәктәпләре укучылары якташыбыз, җиңел атлетика буенча дөнья чемпионы Фирая Жданова Кубогына үткәрелүче ярышка килделәр.
-
2024 елда Татарстанда илкүләм проект буенча яңа 14 мәдәният объекты ачылачак
Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты буенча 2024 елда яңа 14 мәдәният йорты ачылачак. Бу хакта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.
-
«Баламишкин» ансамбле Казаныбызны яулап кайтты
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршында эшләп килүче татар мәдәни ресурс үзәге Бөтендөнья Татар конгресы белән берлектә «Милли кунакханә» тапшыруын гамәлгә куйды. «Милли кунакханә» тапшыруының бу атнадагы кунаклары- Актанышның данлыклы «Баламишкин» ансамбле булды.
-
Бүген көндезге 12.00 сәгатьтә Агыйдел елгасы буенча паром ачылды
Кадерле дуслар! Бүгеннән Татарстан һәм Башкортстан арасын якынайтып Агыйдел елгасының паром кичүе ачылды.
-
Йөрер юллар имин булсын!
ЮХИДИ инспекторы Артур Җиһаншин белән ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәмәтова техникум укучылары белән очраштылар, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.
-
Райондашларыбызны «Созвездие- Йолдызлык» фестиваленең Гала- концертында хөрмәтләделәр
«Созвездие- Йолдызлык» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең УНИКС залында узган йомгаклау концертында районыбызның яшь талантларын хөрмәтләделәр.
-
«Әнәк» агрофирмасының 1 кв.метр басуында 340 данә үсемлек кышны исән чыккан
«Әнәк» агрофирмасындагы үсемлекчелек тармагы фәнни-гамәли системага нигезләнә. Бүген мәсәлән, агрофирманың басуларында күпме уңыш бирәчәген фаразлап уҗым санау процедурасы узды.
-
Гыйльминур Ярмиева район газетасыннан башка тормышын күз алдына да китерми (видео)
1 апрельдән 2024 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу башланды.
-
Бүген район җитәкчелеге хуҗалыклардагы язгы кыр эшләре барышы белән танышты
Актаныш районында быел 59 215 га мәйданда чәчү эшләре башкарылачак.
-
Бернигә дә карамый елмай!
Балалар иҗат үзәге – ул балаларны сәнгатькә, матурлыкка тарту буенча күп эшләр башкара, төрле иҗади бәйгеләр уздыра. 12 апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә район күләмендә узган “Бернигә дә карамый елмай!” (Улыбайся вопреки всему!”) дип исемләнгән фотоконкурска йомгаклау узды.
-
«Алтынчәч» кызы Түбән Камада узган «Нәүрүз гүзәле» бәйгесендә I урынны алды
Бүген Түбән Кама шәһәренең 15 нче балалар бакчасында «Сөенеч» курчак театры белән берлектә оештырылган «Нәүрүз гүзәле – 2024» республика бәйгесе узды.
-
20 апрельдә температура рекорды күзәтелергә мөмкин
Бу атна ахырында тәмам җәйгә күчеп бетәргә охшап торабыз. 18 апрельдән көннәр гадәттәгедән ныграк җылыта башлый, 20 апрельгә синоптиклар +25 градус җылы вәгъдә итә.
-
Гимназиянең велосипедчыларына юл йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар
Бүген гимназия укучылары белән инспекторлар: Зиганшин Артур Фавазит улым, Мингазов Инсаф очрашып әңгәмә кордылар.