Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Райондашларыбызны «Созвездие- Йолдызлык» фестиваленең Гала- концертында хөрмәтләделәр

«Созвездие- Йолдызлык» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең УНИКС залында узган йомгаклау концертында районыбызның яшь талантларын хөрмәтләделәр.

 "Тамчы" үрнәк вокаль ансамбле "Вокаль ансамбльләр" номинациясенең кечкенәләр төркемендә икенче урынга лаек булды. И. В. Әүхәдиев исемендәге музыка колледжында белем алучы Сөмбел Харисова "Вокал-соло" номинациясенең зурлар төркемендә шулай ук икенче урын өчен бүләкләнде. 

Ә "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лилия Ялаловага "Мактаулы остаз" билгесе тапшырылды.

Яшь җырчыларыбызны, Лилия Мәүләви кызын, "Тамчы" үрнәк вокаль ансамбленең остазы Лилия Мостафинаны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә татар халкына, милли сәнгатебезне үстерүдә армый-талмый хезмәт итәрсез дигән теләктә калабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев