Актаныш

Актаныш районы

16+
Инфраструктура

Актаныш халкына һәм кунакларга уңайлылык тудыру максатыннан җәяүле сукмакларына ком сибү оештырылды

Һава торышының кинәт үзгәреп, көннәр җылыну нәтиҗәсендә юллар, җәяүле сукмаклары, тротуарлар бозлавык белән капланды. Бу исә хәрәкәт итүне шактый катлауландыра, егылу, имгәнү куркынычы арта. «Коммунсервис» МУП хезмәткәрләре иртәдән бирле Актаныш урамнарындагы куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен актив эшлиләр.

 

Хезмәтчәннәр иң проблемалы урыннарга ком сибә, бу җәяүлеләргә егылу һәм җәрәхәтләнү куркынычын киметергә ярдәм итәргә тиеш. Халык мондый чараларның мөһимлеген аңлап кабул итә һәм оператив гамәлләре өчен коммуналь хезмәтләргә рәхмәт белдерә. Һава торышының көйсезлегенә карамастан, "Коммунсервис" командасы җирле халыкка да, Актаныш кунакларына да уңайлыклар тудыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев