Актаныш районының сәламәтлек саклау өлкәсе
Актаныш районының сәламәтлек саклау өлкәсенең төп үзәге- Актаныш район үзәк хастаханәсе. Актаныш район үзәк хастаханәсе үз эченә поликлиника, терапия, хирургия, балалар, инфекцияле авырулар, гинекология, анестезиология һәм реанимация, кабул итү-диагностика, бала тудыру һәм көндезге дәвалау бүлекләрен үз эченә ала. Сез биредә үзегезгә кирәкле телефон номерларын белә аласыз.
-
Актаныш район үзәк хастаханәсе
Актаныш район үзәк хастаханәсе 1974 елда ачыла. Ул райондагы төп дәвалау– профилактика һәм оештыру – методик учреждениесе булып тора.
Эш вакыты: дүш-җом 8:00 – 17:00
Телефон: - +7 (85552) 3-42-02
Сайт: https://zdrav.tatar.ru/crbaktanysh/about
Адресы: Актаныш авылы, Ленин проспекты, 1 нче йорт
-
Актаныш район үзәк хастаханәсенең поликлиника өлеше
Поликлиника сменага 450 кеше кабул итә.
Эш вакыты: дүш-җом 8:00 – 17:00, шим 8:00 – 13:00, төшке ялсыз.
Телефон: - +7(85552)3-42-03
Сайт: https://zdrav.tatar.ru/crbaktanysh/section/polikkl
Социаль челтәрләр: https://vk.com/public216897836, https://vk.com/public216897836?ysclid=m3fmsyjodb843920292
Адресы: Актаныш авылы, Ленин урамы, 1 нче йорт
-
Актаныш район үзәк хастаханәсенең стационар өлеше
Стационар 161 койка фондына ия, шуның 125- е тәүлеклек санала.
Эш вакыты: Тәүлек дәвамында
Телефон: - +7(85552)3-15-83
Сайт: https://zdrav.tatar.ru/crbaktanysh/section/stacionar22
Адресы: Актаныш авылы, Ленин урамы, 1 нче йорт
-
Кабул итү-диагностика бүлеге
Актаныш район үзәк хастаханәсенең кабул итү- диагностика бүлеге хастаханәнең 65 кв. метр мәйданын били. Киләчәктә әлеге бүлек өчен хастаханә ишегалдында аерым заманча бина төзү планлаштырыла.
Эш вакыты: Тәүлек дәвамында
Телефоннар: - +7(85552) 3-11-57
- +7(927) 497-80-05
- 03
Сайт: https://zdrav.tatar.ru/crbaktanysh/text/16
Адресы: Актаныш авылы, Ленин проспекты, 1нче йорт
Актаныш район үзәк хастаханәсе 1974 елда ачыла. Ул райондагы төп дәвалау– профилактика һәм оештыру – методик учреждениесе булып тора.
Актаныш районы халкына медицина ярдәме район үзәк хастаханәсе, Пучы участок хастаханәсе, Байсар, Такталачык, Татар Суыксуы табиблык амбулаторияләре, 61 фельдшер-акушерлык пункты тарафыннан күрсәтелә.
Актаныш район үзәк хастаханәсенең баш табибы- Хәев Айдар Рәфгать улы.
Айдар Рәфгать улы 1968 елның 28 сентябрендә Мамадыш районы Югары Сөн авылында туа.
1995 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаганнан соң Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә медицина учреждениеләрендә эшли.
2009 елда Айдар Рәфкать улы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясен тәмамлый.
2011-2014 елларда Актаныш үзәк район хастаханәсен җитәкли.
2015-2017 елларда ТР Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе.
2017 елның августында Айдар Рәфгать улы Актаныш үзәк район хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнде.
А. Р. Хәев Татарстан Республикасының атказанган табибы.
Татарстан Республикасының «Стационарның иң яхшы табибы» номинациясендә көмеш призер. Алабуга, Актаныш муниципаль районы башлыгының, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм башка бүләкләр иясе.
Рәсемдә- Айдар Хәев Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков (1970-2023) белән.