Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы

Актаныш район үзәк хастаханәсе

Актаныш район үзәк хастаханәсе
  • Тасвирлама:

    Актаныш район үзәк хастаханәсе 1974 елда ачыла. Ул райондагы төп дәвалау– профилактика һәм оештыру – методик учреждениесе булып тора.

  • Эш вакыты:

    дүш-җом 8:00 – 17:00

  • Телефон:
    • +7 (85552) 3-42-02
  • Сайт:

    https://zdrav.tatar.ru/crbaktanysh/about

  • Адресы:

    Актаныш авылы, Ленин проспекты, 1 нче йорт

Актаныш район үзәк хастаханәсенең хезмәт күрсәтү радиусы 60 километр. Поликлиника тәүлегенә 450 пациент кабул итә. Стационарның 161 койка фонды бар, шуның 125- е тәүлеклек, 36сы көндезге санала. Хастаханәдә 498 персоналы, шуларның 37се югары белемле табиб, 279 урта медицина хезмәткәре район халкының сәламәтлеге сагында тора. Үзәк район хастаханәсе Актаныш район үзәгендә урнашкан типовой биналар комплексында мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча түләүсез медицина ярдәме күрсәтә. Шулай ук түләүле һәм шартнамәләр буенча медицина хезмәтләре алырга мөмкин.