Иске Идел ярын ничек күрергә телисез?
...
Актаныш халкының рөхсәт ителгән махсус су коену урыны юк. Елга буенда яшәсә дә. Аны булдыру – күпләрнең зур хыялы. Ләкин моның өчен Иске Иделне чистартырга кирәк. Әлеге хыял киләчәктә чынга ашмый калмас, билгеле. Киләсе елда Иске Идел ярында ял итү урыны ясарга җыеналар. Ул суда коенуны түгел, ә яр кырыенда ял итү, спорт белән шөгыльләнү, кояшта кызынуны күздә тотып эшләнәчәк. Бу урында су коенуга рөхсәт кайчан булыр – анысы әлегә билгесез. “Елга суын чистартмыйча яр буен төзекләндерүнең мәгънәсе бармы?” Әлеге сорауны проектның тәҗрибәле архитекторы Алмаз Вәлиуллинга юлладык. – Балалар, спорт мәйданчыклары хәзер үк кирәк. Актив ял итү, сәламәтлекне кайгырту, елга киңлекләреннән рациональ файдалану өчен без биредә бөтен мөмкинлекләрне тудырырга тырышачакбыз. Ә елгада коену өчен таләпләргә җавап бирерлек шартлар тудыру бүтән программага карый. Пляж ясау өчен беренче шарт шундый: суның анализы алына. Роспотребнадзор таләпләре үтәлергә тиеш. Яр буе территориясен караганда ук елга суыннан сасы ис килеп торуын тойдык, коенырлык урын түгел дип уйлыйм. Суны чистартып торырга, моның өчен чистарту корылмалары эшләргә кирәк. Яр 1.5 метр биектә тора, пляж өчен анысын да тигезләтү мөһим. Безнең программага бу эшләрнең берсе дә кагылмый. Ә яр буенда төзекләндерүгә юллар салу, павильоннар төзү, электр линиясе сузу кебек эшләр керә, – дип аңлатты. Казаннан проектчылар Актаныш халкының фикерен белү өчен районыбызга махсус килде. Сөйләшү 7 август көнне “Яшьлек” мәдәни үзәге каршындагы мәйданда узды. “Иске Идел яр буен төзекләндерүне күздә тоткан проектта иң беренче максат – актанышлыларның фикерләрен өйрәнү”, – дип таныштырды алар. Киләчәктә нәрсә кирәген сораштырып, язып алып, проектка кертергә ниятләүләрен белдерделәр.“Сезнең тәкъдимнәр безнең өчен проектны тормышка ашыруда техник бирем булып бара”. Һәрбер өстәл – аерым бер төркем. Фикерләрне язар өчен оештыручылар территориянең чикләре билгеләнгән басма кәгазь әзерләп куйганнар. Фломастер, маркер ярдәмендә язарга мөмкин. Проектлаштыруның заманча концепциясе бу. Республика шәһәр-районнарында җәмәгать урыннарын яңарту, үстерү программасы халыкка уңайлы шартлар тудыруны күздә тота. Актанышның мәктәп укучылары, укытучылар, яшьләр, архитекторлар, төзүчеләр, өлкәннәр командалап тупланып килгән. Һәр командага аерым өстәл артында урын бирелде. Проектчылар үзләрен Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишманның командасыннан дип таныштырды. Модератор Айдар Акмалов һәм Актаныштан Алмазия Хаҗиева чараны үзенчәлекле, җанлы итеп алып барды. Сорау-җавап, фантазия, хыял һәм чынбарлык бер-берсенә тоташты. Энгель Фәттахов, район башлыгы: – Бик яхшы программа. Республика җитәкчелегенә зур рәхмәт. Республикада сулыкларны, ишегалларын матурлау, тәртипкә китерү буенча районыбызга финанс мөмкинлекләре карала. Киләсе елда Иске Идел ярын төзекләндерү көтелә. Матур урын. Мондый сулыклары булган район үзәкләре сирәк. Федераль программага кушылып, Иске Идел елгасын тирәнәйтү, ага торган суга тоташтыру буенча планнарыбыз зурдан. 2021 елда Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсенә (федераль предприятие) шушы эшләр йөкләнә. Агым су ясыйсыбыз килә. Киләчәктә пляжы да булыр. Икенчедән, тау өстендә “Бүләк” лагере урнашкан. Россиянең төрле төбәгеннән ял итәргә киләләр анда. Якында гына – “Хәмит” чишмәсе. Сабантуйга бару юлы уза. Киләчәктә сабантуй мәйданы шушы урыннан башланырга тиеш. Барлык актанышлыларның ял итү үзәгенә әверелсен иде. Туристларны җәлеп итәрлек тә булсын. Безнең күзаллау, максат – шундыйрак. Бу хыялларны республика һәм федераль программалар нигезендә тормышка ашырырга телибез. Айдар Акмалов: – Әлеге проектның үзенчәлеге – төрле яшьтәге халык белән бергәләп фикерләшү. Иске Иделне ничегрәк яхшыртырга, без сезнең карашыгызны белергә телибез. Алмаз Вәлиуллин: – Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча 2015 елдан бирле шөгыльләнәм. Республикада 30дан артык шундый проектны тормышка ашырдык. Тәҗрибәбез бар. Актанышта эшләвебезгә дә бик шатмын. Сезнең теләкләрегезне белү безнең өчен бик кирәк. Бу территорияне ничек кулланырга телисез, барысын да безгә җиткерегез. Чарада архитектор Камилла Сабирова да катнашты. Әлеге сораштыру архитекторларга техник бирем дип атала икән. Иске Идел ярының бүгенге эскиз үрнәге өстәлләргә куелган. Барлык команда да үзенең тәкъдимен яклап чыгыш ясады. Бик кызыклы фикерләр ишетергә туры килде. Хәтта Актанышка пляж кирәкми дип әйтүчеләр дә булды. Ләкин күпчелек моңа риза түгел. “Актанышлыларның ял итү урынын, иң беренче чиратта, су коену урыны итеп күрәсебез килә”,–диеште һәр команда. Фикерләр бик күп яңгырады, шуларның берничәсе: Машиналар йөри торган җир ул, кичекмәстән куркынычсызлыкны тәэмин итәргә кирәк. Территорияне яктыртырга, юлны аркылы чыгу өчен юл өстеннән каплаулы күпер эшләргә. Юлны ике яктан да киртәләргә. Экстремаль спорт төрләре урнаштырырга. Әйтик, “Бүләк” аланыннан “канатлы юл” сузарга буладыр. Җәйгелеккә кечкенә генә ясалма бассейн көйләргә. Аквапарк элементлары да кертергә. Читтәрәк су спорт төрләрен күрәсе килә. Караучыларга – каплаулы трибуна. Машиналар кую урыны. Киенү-чишенү бүлмәләре, санузеллар. Чисталыкны-тәртипне саклау өчен җаваплы кеше билгеләргә. Волейбол, футбол, баскетбол мәйданчыгы. Балык тоту урыны. Җәйге терраса. Суга карап утыру өчен беркетелгән эскәмияләр. Катамаран. Көймәдә йөзү. Суга кереп торган сәхнә. Креатив, икекатлы кафе. Фотога төшү урыны. Бию мәйданчыгы. Кинозал. Су трамвае... Яр буенда ап-ак ком күрергә телибез. Теләкләрнең монысы тагын да ныграк җанландырып җибәрде. Чарада район башлыгыннан тыш, аның урынбасарлары, Актаныш авыл җирлеге җитәкчелеге катнашты. Җиткерелгән тәкъдимнәрне искә алып төзелгән проект 21 август көнне актанышлыларга тәкъдим ителәчәк. Ә төзү эшләре киләсе елга планлаштырыла. Суга карап утыру да тынычландыра, бу – сәламәтлекне кайгырту чарасы. Әлегә коенырга рөхсәт ителмәсә дә, елгага карап утыру өчен шартлары уңайлы һәм бик заманча булсын.
Нет комментариев