Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
фото

Актаныш районында 22 нче тапкыр "Игелек марафоны" узды(фоторепортаж)

10 декабря 2021, 15:15

2286

0

0

Быел да райондашларыбыз игелек кылуда зур активлык күрсәтте. "Игелек марафоны"на район башлыгы Энгель Фәттахов старт бирде.

      Энгель Нәвап улы 2000 елда марафон оештыру идеясен тәкъдим иткәннән соң, әлеге уникаль проект елдан-ел камилләшә барып, меңләгән райондашларыбызга адреслы булышлык күрсәтелде. Республикада Актаныш районы үрнәгендә марафоннар оештырыла башлады.  Энгель Фәттахов марафонга елдагыча үз исеменнән 50 мең сум акча тапшырды. Район хакимиятендә эшләүчеләр марафонга бер көнлек хезмәт хакларын да кертеп, барысы 124 мең сум акча күчерде.  

      Аерым алганда, район хуҗалыклары 635 000 сум, җирлек башлыклары 78 000 сум, төзелеш оешмалары 500 000 сумга якын, район оешма һәм предприятиеләре 321 000 сум, эшмәкәрләр 300 000 сумнан артыграк һәм 71 000 сумлык адреслы ярдәм тапшырды.

  Мәгариф, мәдәният, спорт һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр марафонга керткән сумма 1 миллион сумнан артыграк.

 “Игелек марафоны”нда 2 миллион 512 мең сум акча тупланды

Киләчәктә дә әлеге изге гамәл дәвамлы булсын.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев