Кампилобактериозга дучар була күрмәгез!(актуаль интервью)
Яз – елның иң матур фасылы да, авыруларның аеруча арткан чагы да. Сак булыгыз! Йогышлы эчәк авыруларына керүче кампилобактериоз бик куркыныч. Иң аянычы аның белән йорт хайваннары, мал-туарлар да, кешеләр дә чирләргә мөмкин. Төп чыганаклары, чир таратучылар булып авыл хуҗалыгы маллары һәм йорт кош-корты санала.
Бу хәвеф-хәтәр китерергә мөмкин булган чир турында Актаныш районының санитар-эпидемиология бүлегенең санитар табибәсе Ләйсән Сәфиуллина белән әңгәмәләштем.
Ләйсән Фәрхәтовна, кампилобактериоз нинди чир ул?
- Кампилобактериозлар – кампилобактер төренә караган бактерияләр аркасында килеп чыккан заоноз бактериаль инфекция. Бу авыру кешедә күбесенчә йогышлы кискен эчәк авырулары кебек зур һәм ашказан, эчәк тракты зарарлануы белән характерлана. Йогышлы эчәк авырулары төркеменә керә. Кампилобактерияләр кислород белән бәйләнештәге тышкы мохиттә озак яши алмыйлар. Ләкин алар түбән температурада, су шартларында яхшы саклана. Кампилобактерияләр югары температурага чыдам түгел!
Кампилобактериоз авыруын китереп чыгаручы патогеннар табигатькә киң таралган. Авыруның төп чыганагы булып җылы канлы авыл хуҗалыгы хайваннары һәм йорт кошлары санала. Кампилобактериоз кампилобактерияләре белән зарарланган ит һәм ит ризыклары, сөт һәм су аша йога. Күп очракта ит ризыкларын тиешенчә эшкәртмәү, пешермәү авыру йогуының сәбәбе булып тора. Кеше чир чыганагы буларак зур роль уйнамый. Бу чирнең кешедән кешегә йогу очраклары бик сирәк кенә күзәтелергә мөмкин. Кампилобактериоз белән күбрәк балалар, иммунитеты түбән кешеләр авырыйлар. Зарарланган ризык ашап балалар учреждениеләрендә, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә күпләп авыру очраклары да күзәтелергә мөмкин.
Бу авыруны кайчан беленә, аның симптомнары нинди?
- Авыруның яшерен вакыты берничә сәгатьтән алып –5 көнгә кадәр, ешрак 1-2 көн була ала. Кампилобактериоз чире ашказан, эчәк ялкынсынуы, интерит, энтероколит, гастроэнтероколит формаларында үтә. Авыру кинәт башлана. Туңдыра, тән температурасы күтәрелә. Буыннар, мускуллар сызлый башлый. Баш авырта. Аннан соң күңел болгана, костыра. Приступ төсле эч борып авырта, эч китә...
Кампилобактериоз бик күп очракта җиңел формада үтә. Тән температурасы әллә ни күтәрелмәскә дә, шулай ук диарея, эч китү һәм косу билгеләре булмаска да мөмкин.
Кампилобактериоз авыруының сирәк кенә булса да авыр формалары күзәтелә. Мондый очракларда кешенең организмы күп сыеклык югалта. Организмда су-тоз балансы күрсәткече үзгәрә. Авырган кеше аңын югалтырга, бизгәк билгеләре башланырга һәм үлеп тә китәргә мөмкин!
Факторларын да атап үтү зыянга булмас, мөгаен.
- Инфекцияне тарату факторлары булып тиешле дәрәҗәдә термик җылылык белән пешерү, кайнату кебек эшкәртү узмаган төрле азык-төлек продуктлары, кош ите, сыер ите, дуңгыз ите, сөт һәм башкалар яисә технологик эшкәртүләр технология режимын бозу, продукцияне саклау шартларын һәм срокларын үтәмәү тора. Азык-төлек һәм ярым фабрикатларны ваакум белән төрү кампилобактерияләрнең яшүләренә һәм хәтта уңайлы температура шартларында үрчүләренә ярдәм итә.
Йогышлы эчәк авыруларын, шул исәптән кампилобактериоз авыруын булдырмас өчен ниләр эшләргә, нинди чаралар күрелергә һәм нинди таләпләр үтәлергә тиеш соң?
- Җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, азык әзерләү урыннарында, технологик проөессларны төгәл үтәү зарур. Ризык әзерләү өченбары тик сыйфатлы ит кенә куланылырга тиеш. Ризыкны, бигрәктә ит ризыкларын, кош итен, йомыркаларны, диңгез ризык-деликатесларын тиешенчә пешереп кенә ашарга кирәк. Әзер пешкән ризыкны озак сакларга ярамый! Хәтта суыткычта да. Тиз бозыла торган ризыкларны бары тик суыткыч та гына саклагыз. Пешкән ризыкны бүлмә температурасында 2 сәгатьтән артык саклау киңәш ителми. Саклау вакыты чыккан һәм салкында сакланмаган ризыкларны ашарга ярамый. Чи ит, балык кисү өчен аерым пычаклар булырга тиеш. Пешкән ризыкны чиләр белән бергә янәшәдә саклау рөхсәт ителми. Хәтта ки өй шартларында да. Ачык су чыганакларыннан, елгалардан һәм күлләрдән су эчү тыела. Эчү өчен гомумән кайнаган су гына кулланырга киңәш итәм. Кулланыр алдыннан җиләк-җимеш, яшелчәләрне яхшылап юарга, яңадан кайнар су белән коярга кирәк өсләренә, чайкатырга кирәк.
Шәхси гигиена таләпләре төгәл үтәлергә тиеш. Рөхсәт ителгән урыннарда гына су коеныгыз. Су коенганда бассейннарда авызга су кертергә ярамый, санитар таләпләрне үтәргә тырышыгыз.
Очраклы сату урыннарында, очраклы сатучылардан ризык әйберләре сатып алмагыз. Азык-төлек сатып алганда, аларның саклау срокларын карагыз һәм нинди шартларда саклануына игътибар итегез. Саклау һәм куллану вакыты үткән ризыклардан баш тартыгыз!
Интервью өчен зур рәхмәт, Ләйсән ханым! Бу каһәрле чиргә райондашларыбыз дучар булмасыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев