Җиләге булмаса, яфрагын җыегыз- подаградан да дәва
Быел күпчелек урыннарда җир җиләге чәчәк атканда каты суыклар булды. Бәлки шуңадыр да быел җиләк әллә ни юк, дип зарлана халык. Җиләге юк икән, аның бик тә файдалы булган яфрагын җыеп киптерергә була.
Җир җиләге яфраклары витаминнарга бик бай. Аның составында А һәм В төркеме витаминнары, кальций, марганец, тимер һәм калий бар. Шулай ук аның яфраклары бакыр, цинк, хром, кобальт, барий, алюминий, никель, йод, бром һәм бор кебек матдәләргә дә бай.
Витаминнардан тыш җиләк яфрагында кислоталар, пектин, эфир майлары, алкалоидлар, картиноидлар да бар.
Җир җиләге яфрагындагы матдәләр кешене тынычландыра, организмны ныгыта, бәвелне кудыра, яраларны төзәтә, ялкынсынуны бетерә һәм кан ясалу процессында катнаша.
Җир җиләге яфрагы йөрәк ритмын акрынайту, шул ук вакытта аның кыскару амплитудасын арттыру үзлегенә ия.
Медицинада бу шифалы яфраклар кандагы артык холестеринны чыгару өчен дә кулланыла.
Ике аш кашыгы киптерелгән җир җиләге яфрагына 200 мл кайнар су салып төнәтеп эчсәгез, кан тамырларыгыз ныгыр. Төнәтмәне көн саен ашар алдыннан берәр аш кашыгы эчәргә киңәш ителә.
Киптерелгән яфраклар подагра, гастрит, гепатит кебек авыруларга дәва. Икенче типтагы шикәр диабетыннан интегүчеләр җиләк яфракларыннан ясалган шифалы төнәтмә эчсә, канда глюкоза күләме кими.
Шифалы яфраклардан витаминлы чәйләр ясарга була. Мондый чәйләргә шикәр салмаска киңәш итәләр, чөнки ул андагы файдалы матдәләрне үзләштерергә комачау итәчәк.
Файдалы чәйне пешерү өчен бер аш кашыгы киптерелгән җир җиләге яфраклары өстенә бер стакан кайнар су коеп, 10-15 минут төнәтергә кирәк. Бу эчемлекне гади чәй урынына көн саен эчсәгез, файдасын күрерсез.
Җир җиләгенең төбендәге таҗ яфракларын чүпләмәсәгез дә була. Алар да, яфраклары кебек үк, файдалы. Җиләкне блендер аша үткәрсәгез, таҗ яфраклары сизелми дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев