Әгәр дә уртлар бозылса...
Еш кына теш урты яки авыз куышлыгы бозыла.
Аннан котылу өчен бу рецептларны әзерләгез, файдасын күрми калмассыз.
- 1 литр кайнап суынган суга бишәр аш кашыгы прополис һәм алтын тамырның спиртлы төнәтмәләрен салып эшлиләр. Әлеге эремәләр белән авызны ешрак чайкатсагыз, авыз куышлыгы бозылудан котылырсыз.
- 1 литр кайнап суытылган суга 1 аш кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы чәй содасы, 15 тамчы 5 процентлы йод алына.
Теш сызлаганда:
1 аш кашыгы кайнаган суга яртышар кашык прополис һәм алтын тамырның спиртлы төнәтмәләрен кушып кабалар һәм ярты сәгать авызда тоталар. Башта уртларыгыз әрнер, аннан ияләшер. Моны көненә 3 тапкыр кабатлагыз. Прополис дәвалый, ә спирт микробларны үтерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев