Депрессиянең киң таралган булуы хакында сүзем
Депрессия турында сөйләшеп алыйк. Кайдан барлыкка килә ул? Бер карашка, тормышыбызга зарланырлык түгел ич: матур киемнәр, тәмле ризыклар, уңайлы фатирлар, «текә» машиналар — элек хыялга да кереп чыкмаган нәрсәләрдән бүген һәркем файдалана ала.
«Фронтта неврозлар юк», дигән әйтем бар. Ягъни, организм ниндидер киеренкелек тоя, яшәү өчен чын мәгънәсендә көрәш бара икән, депрессив халәткә урын калмый. Бүгенге тормышта исә нәрсә өчендер көрәшергә кирәкми: киемне дә тегәсе юк, икмәкне дә камыр басып, әзерлисе түгел, бәрәңгесе, ите, мае, көнкүреш кирәк-ярагы — барысы да кибеттә тулып ята. Моңа бәйле, җәмгыятьтә инфантильлек сыйфатлары күбәя. Кешеләр хәзер ешрак балаларча фикер йөртә: телим — алам, кирәк — алам.
Ягъни, теләгән нәрсәгә артык көч куймыйча да ирешергә була. Интернетта моңа мисаллар җитәрлек. Мәсәлән, күрше өлкәдә яшәүче Клава исемле әбекәйнең клип күрсәтеп баеганын ишеткән кеше: «Мин дә шулай җиңел генә акча эшли алам», дип уйлый. Бүген интернет киңлекләрендә нинди генә мәгълүмат юк. Кызганычка каршы, яшь буын әлеге контентны фильтрлауга сәләтле түгел. Нәтиҗәдә, алар теләсә нинди күренешне дә чынбарлык итеп кабул итә. Бу үз чиратында психикага тискәре йогынты ясый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев