Актаныш

Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Бөтендөнья пилмән көнендә: яраткан ризыкның калориясен ничек киметергә?

Бүген, 18 февральдә, Бөтендөнья пилмән көне билгеләп үтелә.

Популяр ризыкның диетик вариантлары турында "Сәламәт туклану.рф" порталында болай дип хәбәр иттеләр:

Пилмәнгә охшаш ризыклар төрле илләрнең һәм халыкларның кулинар традицияләрендә шактый. Хинкали- Кавказда, манты һәм позалар – Урта Азиядә, равиоли һәм тортеллини – Италиядә, гедза һәм вонтоннар – Ерак Көнчыгышта, варениклар – Украинада, «сихерче»ләрне Белоруссиядә ясыйлар.

Милли кухня белгечләре пилмәннәрнең ничек дөньяга таралуы турында һаман да бәхәсләшә әле. Кайберәүләр фикеренчә, эчлектәге итне камырга төрү гадәте Руська Алтын Урдадан ук кергән. Икенчеләре-пилмәнне рус ризыгы дип атый. Лингвистлар, «пилмән» сүзе Пермь (удмурт, коми халыклары) яки фин-угор телләреннән алынган һәм сүзгә-сүз «икмәк колагы»н аңлата, диләр. "Пил» - колак, "нянь" - ипи.

Кырыс себер климатында яшәүчеләрнең кухнясында пилмәннәр алыштыргысыз ризык була. Кышын аларны  күпләп ясаганнар, суыкта катырып куйганнар, һәм озын-озак салкыннар вакытында пилмәннәр бик яхшы сакланган. Ит эчлеге белән камырдан ясалган гади генә ризыкны хәтта кыр шартларында да әзерләү җиңел. Себер кешеләре, кышкы кәсепкә киткәндә, юлга шактый гына пилмән алганнар, ә пилмән бик тиз һәм озак вакытка тамак ачуны баскан. Өстәвенә, ашамлыкны поход тормышы өчен әһәмиятле булган тагын бер сыйфаты өчен дә бәяләгәннәр: камырга төрелгән тәмләткечле ит ерткычларның игътибарын азрак җәлеп иткән.

Бүген һәр Россия гаиләсендә үз рецептлары белән тәмле итеп пилмән әзерләү традициясе барлыкка килде.. Традицион эчлектән тыш, пилмәннәрне гөмбә, балык, яшелчәләр белән дә әзерлиләр. Туңдырылган хәлдә тиз һәм бюджетка сукмый торган итеп кичке яки көндезге аш өчен пилмән иң популяр ярымфабрикат.


Пилмән бик тәмле ризык, әмма аны югары калориялелеге аркасында сәламәт туклану блюдолары арасына кертергә ярамый.

Диетологлар Пилмәннәр файдалырак булсын өчен әзерләү рецептурасын үзгәртергә киңәш итә. Камыр өчен тупас тарттырылган он кулланыгыз. Бу тәм сыйфатына йогынты ясамаячак, әмма ашамлыкны файдалырак булачак. 
 Фарш өчен майсыз ит сайларга, сыер ите фаршына кош ите (тавык, күркә) өстәргә була. Тагын бер яхшы вариант-балык пилмәннәре.

 Порция күләмен киметергә. Хәтта 10-12 пилмән дә көнлек туклануның тәүлеклек калориялелеген 30% ка кадәр тәэмин итә ала.

Ризыкка дөрес соуслар белән ашау.  Майонез һәм кетчупны майсыз каймак яки йогуртка алыштырыгыз. 

Шулай ук ярымфабрикатлар сайлаганда этикеткаларның составын игътибар белән өйрәнү мөһим. Производство стандартлары сыйфатның биш категориясен рөхсәт итә: А категориясендә пилмәндәге ит өлеше 80% ны тәшкил итә.  Д категориясендә ит өлеше 20% тан да кимрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев