Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Баласына прививка ясатмаучыларга чара күрелергә мөмкин

Баласы авырып, вакытлыча эшли алмаган очракта, әлеге чара ата-аналарга йогынты ясарга мөмкин. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларына вакцина кадатмаучыларга каршы тиешле чара күрү мөмкинлеген хәл итә.Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова әйтүенчә, баласы авырган ата-аналарга министрлыкта "больничный" түләүне үзгәртергә тәкъдим итәләр. Бу хакта РБК-Татарстан хәбәр итә. Баласы авырып, вакытлыча эшли алмаган...

Баласы авырып, вакытлыча эшли алмаган очракта, әлеге чара ата-аналарга йогынты ясарга мөмкин.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларына вакцина кадатмаучыларга каршы тиешле чара күрү мөмкинлеген хәл итә.Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова әйтүенчә, баласы авырган ата-аналарга министрлыкта "больничный" түләүне үзгәртергә тәкъдим итәләр. Бу хакта РБК-Татарстан хәбәр итә.
Баласы авырып, вакытлыча эшли алмаган очракта, әлеге чара ата-аналарга йогынты ясарга мөмкин.
"Без ата-аналарга турыдын-туры тәэсир итә алмыйбыз. Әмма, Социаль иминиятләштерү фонды белән килешеп, ниндидер, аерым алганда матди яктан йогынты ясау механизмын уйлаячакбыз", - ди Скворцова.
Бу очракта ул "ата-аналар гаебе белән бала авырган очракта, вакытлыча эшли алмаган өчен түләү башкаларныкыннан аерылырга тиеш", дигәнне күзаллавын җиткерә.
Ведомство җитәкчесе әйтүенчә, башка бер генә илдә дә вакцина сыйфатын Россиядә тикшергән кадәр тикшермиләр. "Без вакцинаны барлык балаларга кадыйбыз, һәм шул рәвешле тулы бер буынның авыруларга каршы тору сәләтен ныгытабыз, - дип аңлата министр. - Привика ясаганнан соң ниндидер тискәре күренешләр бик сирәк күзәтелә".
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/18/148472/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев