Актаныш үзәк хастаханәсендә БСМП табиблары яңа технологияне сынап карады
Актаныш районы үзәк хастаханәсе һәм БСМП- Чаллыдагы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе белән тыгыз элемтәдә. Бүген бездә яңа тәҗрибә- райондашларыбызның йөрәк тибешен цифрлы технологияләр ярдәмендә югары квалификацияле БСМП кардиологлары тыңлады.
Санкт- Петербург хастаханәләренең берсендә эшләүче Роберт Газитов Ижау Дәүләт медицина университетында укыганда цифрлы технологияләр кулланып тест-прибор ясый. Яшь белгечнең яңалыгы БСМП баш табибы Марат Мөхәммәдиевне үзенә җәлеп итә. Марат Фәнис улы Робертны Чаллыга йөрәк- кан тамырлары хирургы итеп эшкә чакыра. Бүген докторлар яңа технологияне камилләштерү белән мәшгуль.
Цифрлы технологиягә нигезләнгән бу прибор йөрәк һәм аның клапаннарының эшчәнлеген йөрәк тибеше аша дөрес диагноз кую һәм дәвалауга йөз тота.
Әйтик, классик фонодоскоп белән Актаныш кебек авылда яшәүче пациентның йөрәк тибешен яздырып алалар һәм шунда ук Россия яки җир шарының теләсә кайсы почмагындагы кардиология үзәгендә эшләүче югары квалификацияле табибка тыңлаталар. Консультация интернет челтәре аша вай-фай яки Bluetooth- блютуз ярдәмендә башкарыла.
Әлеге проектны тормышка ашырырга Татарстан Республикасы Хөкүмәте, БСМП администрациясе, республика докторлары ярдәмгә килгән.
Бүген Роберт Газитов Актаныш хастаханәсендәге берничә пациентны шулай тикшереп карады.
- Безнең хастаханәләр әлеге программаны гамәлгә кертү өчен база булып тора. Приборның җитешсезлекләре ачыклана, аларны хәл итү юлларын Санкт Петербург табиблары белән дә бергәләп эзлибез. бу методиканы гамәлгә ашырырга ярдәм иткән өчен мин Марат Фәнис улына зур рәхмәтлемен,- ди Роберт Газитов.
Уртак тәҗрибә турында тулырак "Актаныш таңнары" газетасының алдагы санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев