Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Яңа Әлем мәктәбендә әти-әниләргә юл йөрү кагыйдәләре буенча киңәшләр бирделәр

Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова бу атнада Яңа Әлем мәктәбендә әти-әниләр белән очрашты. Гомуми ата-аналар җыелышында юл иминлеге мәсьәләләре дә күтәрелде.

- Юл йөрү кагыйдәләре әти- әниләр тарафыннан өйрәтеләме, фаҗигаләр килеп чыкмаслык итеп кисәтеләме? Ни генә дисәк тә, балалар гаилә үрнәгендә тәрбияләнә. Әти-әниләр үзләре өлге булырга тиеш. Тормыш мәшәкатьләре белән ашыгып, юл йөрү кагыйдәләрен бозарга ярамый. Бер мизгел тормышны чәлпәрәмә китерергә мөмкин. Бүген әнә шулар хакында Яңа Әлем мәктәбендә җитди сөйләшү булды,  дип хәбәр итте Ләйсән Рәдиф кызы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев