Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Эчкәч, диңгез тубыктан- алар башка машина йөртә алмаячак

Эчкән шофер юлда бер бәла, хәсрәт инде ул. Үз тормышын куркыныч астына кую белән беррәттән, әле башкаларга да зыян салырга мөмкин. Әлеге гражданнар исерек хәлдә руль артына утырып ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан тоткарланганнар.

2023 елның 10 августында РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча гражданин Хөснетдинов Фәрис Баязит улына карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы узды. Татарстан Республикасы Актаныш суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать суды карары белән граждан Ф.Б. Хөснетдинов административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, әлеге гражданга 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.

Шушындый ук административ җәза 8 августта Яһүдин Эльвир Радик улына, Нуретдинов Рөстәм Рафинат улына, 9 августта Гарданов Назиф Әбелгас улына, 22 августта Шагалиев Альмир Сагил улына, 23 августта Әнвәров Азат Сәлим улына карата да чыгарылды.

Исерек килеш рульгә утырган өчен җәзаларның кырыслануына кайберәүләрнең исләре дә китми. Аяк тибеп эчәләр дә, рәхәтләнеп машина белән юлга «маҗара» эзләргә чыгып китәләр. Алар өчен 30 мең, 50 мең сум акчамыни ул. Машинаңны сатасың да, түлисең, әле җырлап тагын эчәргә дә кала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев