Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Бүген Куян боҗрасында «Тоннель» операциясе кысаларында автомобиль йөртүчеләрне тикшерделәр

«Тоннель» оператив- профилактик операциясенең төп максаты- алкогольле эчемлек яки наркотик кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыкканнарны ачыклау.

2023 елда Актаныш районы территориясендә исерек хәлдә машина йөртүчеләр катнашында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән  Опреация нәкъ тә шундый фаҗигаләрне кисәтүне күздә тота. 

Район ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ренат Шәмсиев операция барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозган башка шоферларны, туктатылган җиңел һәм йөк автомобильләре техник яктан төзелеген дә тикшерәбез, ди.

"Тоннель" оператив- профилактик операциясе ай саен ким дигәндә бер тапкыр үткәрелә. Узган елга караганда оператив хәл чагыштырмача яхшы булса да, район ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан профилактика эшләренә ныклы игътибар бирелә. Соңгы вакытта рейдлар ике атна саен оештырылган.

Бүгенге операция кысаларында инспекторлар  махсус техник җиһазлар ярдәмендә йөк автомобильләренең руль системасын да тикшерде. Руль люфтының, протекторларның төзеклегенә игътибар ителде. Руль системасы төзек булмаган очракта, административ кодексның 12.5 маддәсенең икенче кисәге буенча  административ җаваплылык каралган. Төзек түгел автомобильдә йөрүчеләргә 500 сум штраф түләргә туры киләчәк. Бу очракта автомобиль чарасы тоткарлана. 

 Бүгенге операциягә нәтиҗә  ясарга иртәрәк, шулай да тикшерелгәннәр арасында төзек булмаган  автомобильләр да барлыгы ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев