Актаныш районында «Автотуташ — 2023» титулын кем алыр?
Бу титулга ия булучы машина йөртүче 14 июль көнне билгеләнәчәк.
Бәйге нигезләмәсе кагыйдәләренә тукталсак: Актаныш районында теркәлгән, «В» категорияле йөртү таныклыгы булган, шәхси автомобильле хатын-кызлар катнашу хокуклы.
Катнашырга теләгәнннәрнең яше чикләнмәгән икән. Гаризалар 13 июльгә хәтлем 89375991891 телефон саннары(яки WhatsApp аркылы кабул ителә) — ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәммәтова.
Бәйге биремнәре биремнәре белән дә таныштырыйк:
- компьютерда билетлар чишү;
- фигуралы автомобиль йөртү;
Ә менә өстәмә иҗади бирем аерым бәяләнә һәм бүләкләнә:
- автомобиль бизәлеше һәм иҗади итеп яклау;
- «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгына хатын-кыз карашы» темасына баннер яки видео ясау.
Матур традициягә әверелгән әлеге бәйгедә гүзәл затларыбызны катнашырга чакырабыз, яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев