Кышның шатлыклы мизгелләре: 57 кварталда яшәүчеләр чана шуып ләззәтләнә
Актанышның 57 кварталындагы Яшел чыршы мәйданы кышкы күңел ачу үзәгенә әверелде, анда иртәннән кичкә кадәр төрле яшьтәге кешеләр саф һавада ял итә, тау шуудан ләззәт ала.
Кыш — могҗизалар һәм күңел ачу вакыты, бигрәк тә чана шуу турында сүз барганда балачактагыча выжлатып биек таулардан төшү күз алдына килә!
Актанышның 57 кварталындагы Яшел чыршы мәйданына биредә яшәүчеләр генә түгел, күрше-тирә авыллардан да киләләр. Машиналардан бер-бер артлы балалар чыга, аннан йөк салу урынныннан зур-зур чаналар, ватрушка- тюбинглар. Ә 57 халкы- яшь әти-әниләр кечкенә балаларын чана һәм тюбингларга утыртып алып килә, ә әбиләр һәм бабайлар – оныкларын.
Чана шуу- малай-кызларга гына түгел, өлкәннәргә дә рәхәт, ата-аналар сабыйларга ияреп кабаттан балачакка кайта, кызыгып таудан шуалар.
Актанышта шундый матур, рәхәт кышкы күңел ачу урыны булдырган төзүчеләргә зур рәхмәт!
Кичен дә биредә шатлыклы авазлар, көлгән тавышлар туктамый. Хатын-кызлар һәм балалар курку һәм шатлык хисеннән кычкырып җибәрә, ә ир-атлар үзләреен тыенкырак тотарга тырыша. Ләкин бер шуып карагач, бер дә туктыйсы килми, кабат-кабат тюбинг һәм чаналарны тартып, тауга күтәреләсең һәм тагын ләззәтле мизгелләр кичерәсең… Менә шулай күңелле ул бенең 57 дә!
Мондый актив ял формасы бөтен гаилә өчен искиткеч вакыт үткәрү мөмкинлеге булып тора, ди яшь әти-әниләр. Барысы да яхшы кәеф, тән һәм рухның көчле булуын тоя. Менә шулай бездә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев