Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

«Тыныч ау» бәла белән тәмамланмасын

Адашкан гөмбәчеләр көзге чорда еш очрый торган күренеш.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында урманга йөрүнең кагыйдәләрен искә төшерделәр. «Тыныч ау»га тәүлекнең көндезге сәгатьләрендә барырга һәм бары тик билгеле маршрутлар белән йөрергә кирәк.

  • Гөмбә артыннан ялгыз йөрергә киңәш ителми, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга үз планнарыгыз һәм маршрутыгыз турында хәбәр итегез. Үзегез белән шырпылар, фонарь, азык-төлек һәм су запасы, телефон алыгыз.

  • Ачык төстәге кием кияргә кирәк. Әгәр дә кеше югалса, аны табу җиңелрәк булачак.
  • Юлны истә тотыгыз, ауган агачларга, агач төпләренә, ярыкларга, инешләргә игътибар итегез, алар ул-бу була калса ориентир төзергә ярдәм итәчәк.
  • Әгәр адашсагыз, юл, елга тавышын исәпкә алыгыз. Һәрбер юл иртәме-соңмы торак пунктка алып чыгачак. Коткаручыларга кәрәзле телефоннан 112 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Ачык җиргә (болын, елга яры) чыгыгыз һәм ярдәм көтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев