Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Инспекторларыбыз кисәтә: Суга кергәндә кагыйдәләрне санга сугыгыз!

Су коену кагыйдәләрен беләсезме? Ничәмә көн челлә. Урамда түзеп тора алмаслык кызу. Күпләребез отпускыларда, җәйге ялларда яки эш сәгатьләре тәмамлану белән су буйларына ашыга. Су коенганда үзебез дә бәлага тарый күрмик, якын кешеләребезне һәм газиз балаларны да саклый күрик!

Аянычлы хәлләргә дучар булучылар саны — батучылар республикада арта. Кичә генә «Интертат» электрон газетасы журналисты Гөлназ Хәбибуллинаның язмасын укыдым. Ул анда узган атнада Азнакайның Күктәкә авылы халкы зур тетрәнү кичергәне турында бәян итә. Ык елгасы 18 яшьлек игезәкләр Артур белән Зәриянең (Антон белән Даша) гомерен алган, ачы язмышка юлыккан бу яшьләр хакында укыгач, тагы бер кат искәртәсе килә райондашларны.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге профилактик рейдларны еш үткәрә, күпчелегендә аларның вакытлы матбугат вәкилләре дә катнаша. 

— Ирексездән күләгәле урынга качасы килә. Эссе көннәрдә елга-күл буйларында рәхәтләнеп су коену, кызыну үзе бер рәхәт. Су тәнгә рәхәтлек бирә, әмма, аерым кагыйдәләрне төгәл үтәмәсәң, суга батуың да бар. Шуңа да игътибарлы булырга кирәк, дип кисәтә районыбыз инспекторлары.

Кызганыч, кайберәүләр, белә торып та, сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен боза. Шул сә¬бәпле еш кына аяныч хәлләр килеп чыга. Күңелсез статистика да куркытмый аларны.


Сулыкларда фаҗига очракларының төп сәбәбе — салмыш хәлдә су коену, ата-аналарның балаларына контроле җитмәү.

Рөхсәт ителмәгән урынарда су коену. Гап-гади кагыйдәләрне төгәл үтәп, сез үзегезне фаҗигале хәлләрдән саклап кала аласыз. Бәла-каза булмасын дисәгез, түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:

  • су астында агач төпләре, ботаклар, тирән чокырлар, очлы ташлар, чоңгыл, су үләннәре булмавына инаныгыз;
  • кояшта озак яткач, ашаганнан соң, арыган килеш суга сикермәгез;
  • балаларыгызны йөзә белүче һәм беренче ярдәм күрсәтә алырдай кешеләр күзәтүеннән башка яр буенда калдырмагыз;
  •  суда, аеруча салкынында, озак тормагыз. Бу тәннең суынуына һәм көзән җыеруга китерергә мөмкин;
  • давыл һәм яшен вакытында су коенмагыз.

Балаларның суда үзләрен тоту кагыйдәләрен бозуын күрсәгез, аларга моның ахыры күңелсез төгәлләнергә мөмкинлеге турында аңлатыгыз. Бәхетсезлек очракларында зыян күрүчегә ярдәм итегез, бу хакта полициягә, медпунктка хәбәр итегез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев