Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

22 апрельдән республикада янгынга каршы махсус режим кертелә: Учак ягу, чүп, үлән яндыру катгый тыела

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә 2024 елның 22 апреленнән 12 нче маена кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.

Янгынга каршы махсус режим вакытында учак ягу, чүп, үлән яндыру катгый тыела.

Янгынга каршы махсус режимны кертүнеж максаты-  язгы чорда пожарларны булдырмау. Көннәр матурланып, бөтен тирә-як язгы җылы мохитка төренгәндә бик күпләр чистарту мәшәкатьләренә чумып коры үләнгә ут төртә, я булмаса учак ягып шашлык кыздыра, көлгә бәрәңге күмә. Юктан гына ут үрләп күпме кешеләр йорт-җирсез калуы турында бу вакытта беркем дә уйланмый. Ут ялкыны аяусыз, кеше гомерләрен дә чикләргә сәләтле. Мондый фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен куркынычсызлык таләпләрен үтәү мәҗбүри. 

 Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитов   янгынга каршы махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен штрафларның ике тапкыр артуын хәбәр итте. Гражданнарга штраф күләме 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр билгеләнде. 

Хөрмәтле райондашлар! Янгын чыккан очракта кичекмәстән 101, 112 номерларына шалтыратыгыз. Көтелмәгән проблемалар алдында калмас өчен иң яхшысы- янгынга каршы саклык чараларын күрү, хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев