Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

22 апрельдән 12 майга кадәр республикада янгынга каршы махсус режим кертелә

2024 елның 22 апреленнән 12 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин имзалаган карар чыкты.

Районыбыз халкы янгыннарның никадәр афәтле икәнен яхшы хәтерлидер. 2023 елда Татар Ямалысы авылында  коры үләнгә ут үрләп зур янгын чыкты, урамы белән йортлар янды. Мондый хәвеф-хәтәргә юл куймау барыбызның да гражданлык бурычы. 

  Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда 

- учаклар кабызу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарларны яндыру,

-урман янгыннары һәм башка ландшафт (табигать) янгыннары чыгу куркынычына дучар булган торак пунктларда,

-урман янгыннары чыгу куркынычына дучар булган балалар ялы һәм аларны савыктыру оешмалары территорияләрендә,

-гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәте территорияләрендә,

- шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектларында азыкны янмый торган махсус савытларга (мангал, тимер учакларга һ.б. ш.), җылылык белән азык эшкәртелә торган башка җайланмаларга, җәмәгать туклануы объектлары (рестораннар, кафе, барлар һ.б. ш.) территорияләрендә урнашкан һәм файдаланыла торган мангалларга ризык әзерләү өчен ачык ут куллану тыела.

Бу чорда 1 — 3 куркынычлылык классларындагы пиротехника эшләнмәләре куллану, конструкция эчендәге һава ачык ут белән җылынып, биеклеккә күтәрелә торган, яна торган материаллардан эшләнгән, идарә ителми торган эшләнмәләрне очыртып җибәрү дә ярамый. 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев