Балачак хыялы уйнарга өйрәтте: «Яшәсен гармун, тальян моңнары» фестивале кунаклары белән әңгәмә
Иске Сәфәрнең Сабантуй мәйданына үтүгә төрледән-төрле гармун-тальяннарын берничә рәткә тезеп куйган палатка әллә каян үзенә җәлеп итте. Сарапул шәһәреннән үк фестиваль кунакларына күрсәтергә өендәге тальян музеен алып килүче Зөлфәт абый Арсланов булып чыкты. Зөлфәт абый балачак хыялын ничек итсә итә, лаеклы ялга чыккач булса да гармунда уйнарга өйрәнә.
Палатка–музейдагы тальяннарның һәркайсы күз явын алырлык, матур да, затлы да, кулыңа ал да уйнап җибәр! Безнең кызыксынып каравыбызны читтән генә күзәтеп торган хуҗа тальяннары турында үзе сүз башлады:
- Бу тальяннар- бик сирәк экземплярлар, бүгенге фестивальгә егерме данә гармун алып килдем. Өйдә тагын утызлап калды әле. Тальяннар коллекцияләвемне белеп Айрат Харисов, Гали Гәрәев дигән милләттәшләребез туры үземә китерде. Менә бусын Фән Вәлиәхмәтов Чаллыдан табып бирде. Монда чечен тальяны, Удмуртия тальяны, Казан тальяннары, «Вараксин» гармуны, Удмуртиядә эшләнгән аккордеон да бар. Өемдә махсус урында саклыйм, ул бүлмәдә дымлылык, температураны тиешле дәрәҗәдә тотам. Әгәр дә коры яки дымлы һава булса, гармунның тавышы үзгәрә, детальләре куба башлый.
- Коллекциягезне ничек тупладыгыз, гел бүләк гармуннар гынамы, әллә сатып та аласызмы?
- Күбрәк сатып алам, тальяннар 450 мең сум тирәсе йөри. Италиядән 430 мең сумка кайтарттым. Мастерлардан алсаң, тагы да кыйммәтрәк,–дигәч, безнең күзләр шактый түгәрәкләнеп тә алды әле. Бары чын-чынлап гармун дип җенләнгән, халкыбыз мирасына мөкиббән затлар гына шуның кадәр чыгымнарга бара аладыр.
– Каян шулай гармунга мәхәббәт уянды сездә, Зөлфәт абый?
– Бу бит – балачак хыялым иде. Бары пенсиягә чыккач кына гармунда уйнарга өйрәндем, җырлый башладым. Яңа Кормаш мәктәбендә укыганда озын тәнәфес була иде. Фазыл Гардисламов дигән баянчыбыз шулчак уйнап җибәрә иде берсеннән-берсе матур көйләр, и кызлар бии торган иде, аларга кайбер егетләр кушылыр иде. Минем җырлыйсы да, уйныйсы да килә, әмма берсен дә булдырып булмый. Бары лаеклы ялга чыккач кына гамунда уйный башладым. Тальяннарны җыярга тотындым. Хәзер биим дә, уйныйм да, җырлыйм да.
Зөлфәт Арсланов Сарапулдагы бер заводта 20 ел электромантажчы булып эшли. Соңрак үз эшен ачып җибәрә. Хәзер ул Сарапул шәһәренең татар милли берләшмәсен җитәкли.
–«Яшәсен гармун, тальян моңнары» фестиваленең Иске Сәфәрдә узасын белгәч, сөенеп килдек. Аның оештыручысы Илдус Харунов белән гел аралашып торабыз. Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның Мәдәният министрлыгы белән ныклы элемтәдәбез. Алар һәрвакыт ярдәм итә,– ди милләт җанлы якташыбыз.
Зөлфәт Арслановның татар телен, моңын, сәнгатен пропагандалаудагы хезмәтләрен искә алып фестиваль ачылышында Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов конгрессның Рәхмәт хатын тапшырды. Балачак хыялын соңлап булса да тормышка ашырган Зөлфәт абый фестивальдә рәхәтләнеп тальянында уйнады, ялгызы да, квартет белән, күмәкләп тә халкыбызның яраткан көйләрен бар дөньяга яңгыраттылар.
Гармунчылар парадында сыздырып уйнаучылар гел ир-егетләр генә түгел иде. Гүзәл затлар да күңелләрендәге моңлы сандугачны гармун күрекләренә басып биетте.
Туган якта гармун бәйрәмен буласын белгәч Пучы кызы Эльмира Гыйлемова Чаллыдан кайткан. Һөнәре буенча сәнгатьтән ерак торса да, кулына гармун алмаган көне сирәк. Туганнар, дуслар белән очрашкач, мәҗлесләрдә озын көйләр уйнарга ярата икән. Эльмираның да гармун серләренә төшенүе балачак белән бәйле.
- Пучыдагы музыка мәктәбенә йөрдем, әтием Альберт авылның оста гармунчысы, әни аңа кушылып җырлый иде. Гаилә ансамбльләре белән чыгыш ясый идек. Шунысы истә калган, гармунның бер ягында уйнарга өйрәндем, ә икенче ягын кушып җибәреп булмый. Әллә ташларгамы, дигән уйлар да килде. Яңадан өйрәнеп киткәч, бер кыенлыгы да юк. Беренче тапкыр үземне сынап карарга уйлап шушы фестивальгә килдем,– ди Эльмира.
Чуракай авылыннан Фаяра Галләмованың да фестивальгә беренче тапкыр килүе. Авылдагы чараларда, Сабантуйларда гармунда уйный анысы, әмма район күләмендә әле чыгыш ясаганы булмаган.
- Сигезенче сыйныфта әти класста «Чайка» дигән хромка гармуны алып биргән иде. Шунда акрынлап уйнарга өйрәндем. Әтием Әхнәф Чишмәбашның иң оста гармунчысы иде. Бәйрәм, туйлар, Яңа ел тройкалары әтидән башка үтмәде. Элекке көйләрне дә, хәзергеләрне дә уйныйм. Бигрәк тә Ризван Хәкимовның җырларын яратам, – ди гармунчы ханым.
«Яшәсен гармун, тальян моңнары» фестивальне башлап йөрүче Илдус Харунов бу фестиваль гармунчыларны ярыштыру максатыннан түгел, ә берләштерү максатыннан оештырабыз, дигән иде. Хактан да шулай килеп чыкты, халык арасына чыгарга кыенсынганнар да рәхәтләнеп уйнады, үзе кебек гармунга мәхәббәтле кешеләр белән аралашты, тәҗрибә туплады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев