Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Марат Мингазовны коллективка тәкъдим итүдән безнең фотолар
Бүген Татарстан Республикасының Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенә яңа җитәкче тәкъдим итте. Ул Актаныш районы халкы өчен яхшы таныш, шушы көнгә кадәр полиция бүлеге башлыгы булып эшләгән Марат Минһаҗев.
Бүген Татарстан Республикасының Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев Актаныш районында булды, ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге коллективына полиция подполковнигы Марат Минһаҗевны тәкъдим итте.
Алексей Анатольевич билгеләп үткәнчә, Марат Рафаэлевич үзен грамоталы җитәкче итеп күрсәтте. Завгороднев яңа җитәкчегә һөнәри эшчәнлегендә уңышлар теләде һәм аның җитәкчелегендә бүлек эше югары дәрәҗәдә оештырылачагына ышаныч белдерде.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов шулай ук Марат Минһаҗевка нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ленар Рафак улы үзара тыгыз элемтәдә торуның һәм эшкә җаваплы карауның мөһимлеген ассызыклады.
"Сезнең тәртибегез буенча Актаныш районы турында гына түгел, бөтен Татарстан Республикасына бәя бирәләр.
Бүген без махсус хәрби операция уздырыла торган катлаулы вакытта яшибез. Актаныш районында җинаятьчелеккә юл куелмасын, халкыбызның җирлектә үзен куркынычсыз хис итүен телим», — диде Ленар Зарипов.
Полиция бүлеге коллективына яңа җитәкче тәкъдим итүдә район суды рәисе вазыйфаларын башкаручы Хәмит Янгиров, район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Шәйсуваров катнашып, фикерләрен белдерде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев