Актаныш

Актаныш районы

16+
Хакимият сәгате

Бүген Актаныш гражданнары район башлыгына гозерләрен сөйләде

Бүген, гражданнарны кабул итү көнендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов үзенең ярдәмчеләре, башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары белән районыбыз гражданнарын кабул итте.

Атнаның сишәмбе көне- Актаныш муниципаль районы башлыгының  гражданнарны кабул итү көне итеп билгеләнгән. Бүген, 11 февраль көнне 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов үзенең ярдәмчеләре, башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары белән районыбыз гражданнарын кабул итте.
 
Шушы рәвешле халык белән аралашу формальлек кенә түгел, ә районыбызда яшәүчеләр белән элемтәнең нәтиҗәле механизмы да ул. Кабул итү вакытында оператив рәвештә һәркемне борчыган көнүзәк проблемалар ачыклана һәм хәл ителү юллары эзләнә. Район җитәкчелеге бу очрашуларга зур әһәмият бирә, чөнки беренче авыздан әйтелгән ихтыяҗлар, тәкъдимнәр һәм кисәтүләр район үсеше курсын турыларга мөмкинлек бирә, нәтиҗәлерәк һәм халык ихтыяҗларын хәл итәргә юнәлдерелә.

Әлеге очрашулар борчыган мәсьәләләрне генә карау түгел, ә аларны хәл итү юлларын эзләү һәм хакимият белән җәмгыять арасында ышанычны ныгыту мөмкинлеге дә ул,- ди үзе бу хакта Ленар Рафакович.

 

Актаныш районы башлыгының кабул итүенә 8 (85552) 3-44-12 номерына шалтыратып алдан язылырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев