Без тарихта эзлебез: Татарстан Конституциясе кабул итү тантанасыннан безнең видеоархив
Бүген, 6 ноябрь- Татарстан Республикасы Конституциясе көне.
Моннан 31 ел элек, 1992 нче елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Советының 12 нче сессиясендә әлеге мөһим хокукый документ тулысынча кабул ителә. Хәзерге Россия тарихында бу көн үзенчәлекле урын алып тора, чөнки бу мөһим документ республиканың күп елларга үсеш ноктасын билгели.
Тарихи вакыйгада якташыбыз, Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиевнең роле әйтеп бетергесез зур. Әлеге видеоматериалда Татарстан Конституциясе кабул ителү мизгелләрен күрә алабыз. Кадрларда Татарстанның киләчәген хәл итүдә катнашкан бик күп шәхесләребезне танырсыз.
Алар арасында тагын бер якташыбыз, Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов та бар.
Вәсим Хуҗаҗан улы 1990-1995 нче елларда Татарстан Халык депутаты булып эшләве турындагы депутатлык кенәгәсен хәзер дә кадерләп саклый.
Бүген Татарстаныбыз иң алдынгы Россия төбәкләренең берсе. Без Татарстаныбызның тарихы, мәдәни һәм рухи сәнгате белән горурланабыз. Шуңа күрә Конституция көне Татарстан өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Кадерле якташлар, милләттәшләр, барыгызны да Татарстан Республикасының Конституциясе көне белән тәбрик итәбез, сезгә саулык-сәламәтлек, киләчәк көннәргә ышаныч һәм уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев