Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Әлфия Когогина: Думада законнар кабул иткәндә балаларның фикерләрен сорыйбыз

Районыбызның «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү аланы балалар шау-шуыннан тынып тормый. Биредә Россиянең егермеләп төбәгеннән килгән укучылар ял итә.

Бүген аланда зурлап милли бәйрәмебез Сабантуен гөрләттеләр.

Нәкъ тә шул мизгелдә балалар белән очрашуга Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килде.

Кунакларны сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова һәм "Бүләк" аланы директоры Резеда Шәехова каршы алды. 

Әлфия Гомәр кызы туган ягыбыз Татарстанда туып-үсүе, шушында хезмәт куеп югары үрләр яулавы турында сөйләде. Хәзерге вакытта Әлфия Когогинаның үзе эшли торган Дәүләт Думасындагы вазыйфалары хакында таныштыруы да укучыларга кызыклы булды. Законнар кабул иткәндә спикер балалар белән якыннан аралашуын, аларның фикерләре белән кызыксынуын әйтте. Чөнки киләчәгебез- нәкъ шушы балалар кулында.  

Әлфия Гомәровна балаларны якынлашып килүче "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көне белән тәбрикләде, гаиләнең кеше өчен иң әһәмиятле учак булуын билгеләп узды.

 Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та балаларның ял барышы белән кызыксынды.

-Бер-берегезне хөрмәт итеп, туган җирегезне яратып яшәгез, уңышлар сезгә!,-диде Ленар Рафак улы.

 Күңелле очрашудан соң җитәкчеләр "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагереның базасын карадылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев