Алдагы атнадан Актаныш районы авыл җирлекләрендә халык җыеннары башлана
Актаныш районы авыл җирлекләрендә узачак гражданнар җыеннарында 2024 елга йомгак ясала, агымдагы 2025 елга планнар куела.
Шулай ук җирлек башлыклары гражданнарның үзара салым акчаларына башкарылган эшләр буенча хисап тотачак. Очрашу кысаларында районның яңалыклары һәм уңышлары турында таныштырыла.
Җыеннарда район башлыгы Ленар Зарипов, район Советы һәм башкарма комитеты аппараты, прокуратура, полиция, социаль фонд, хастаханә, социаль яклау бүлеге, почта, электр элемтәсе узелы, электр челтәрләре, ветеринария берләшмәсе, мәдәният бүлеге, күпфункцияле үзәк һәм башка оешмалар вәкилләре катнаша.
Мондый очрашулар- авыл халкын борчыган проблемаларны җитәкчеләргә һәм белгечләргә җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек. Шуңа күрә сорауларны алдан әзерләргә кирәк.
Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да гражданнар җыеннарында актив катнашырга чакырабыз.
Гражданнар җыены вакытын җирлек башлыклары белән элемтәгә кереп ачыклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев